Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Олы кайгыны ил күтәрә яки Диана Мишкина фестивале

Авариягә очрап үлгән яшь җырчы Диана Мишкинаның әнисе Светлана Сабирова кайгысын бөтен Мамадыш төбәге, Татарстан күтәрә. Туган ягында "Принцесса Диана" дип йөртелгән җырчы сандугачны мамадышлылар онытырга ирек бирми. Безнең аралардан киткән Диана хәзер үзе яшь талантларга юл ача башлады. Аның таланты, эшләгән эшләре үзе киткәннән соң да халык өчен хезмәт...

Узган елның 12 августында 20 яшьлек җырчы, Россия һәм халыкара җыр фестивальләре лауреаты, "Бәрмәнчек" фольклор ансамбленең башлап җырлаучы солисткасы Диана Мишкина гомерен юл фаҗигасе өзде. Керәшеннәр киләчәктә олы җырчы-йолдыз булачак кешесен югалтты, бөтен татар сәнгате зур югалту кичерде, дип язды фаҗига булган көннәрдә республика газеталары. Инде менә Диананың киткәненә сигез ай тулып килә. Җырчыны искә алып, аңа багышланган конкурсны Мамадыш хакимияте, композитор Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбе оештырды. Фестивальне үткәрү идеясе белән Диананың әнисе Светлана Сабирова чыга. Кызының исемен халык арасында саклау, аның узган кыска, ләкин мактаулы юлын балаларга күрсәтү өчен тырышып йөргән Светлана Сабирова тәкъдимен Анатолий Иванов җитәкләгән хакимият тә хуплап каршы ала. Шундук әзерлек эшләре башлана, бүләкләр алына, олы кунаклар чакырыла.

Диана Мишкина фестиваленең максаты - яшь талантларны табу, аларга ярдәм күрсәтү, традицион һәм заманча сәнгатькә тарту, шулай ук иҗат коллективларына мәйдан тудыру. Конкурста 8-17 яшьлек 100дән артык бала катнашты. Аларны Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев, Татарстанның халык артисты, КФУ профессоры Миңгол Галиев, Светлана Сабирова, Мамадыш хакимияте башлыгы урынбасары Алена Смирнова, "Бәрмәнчек" фольклор ансамбле директоры Артур Поляков, композитор Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбе директоры урынбасары Зөлфия Гарипова бәяләде. Жюрины беренче фестивальдә үк 100ләп бала, җыр, бию һәм фольклор ансамбльләре катнашуы сөендерде. Бу урында Диана Мишкина фестиваленең иң яшь катнашучысы Бабания-зова Камилә турында әйтеп китәргә кирәк. Конкурста 8 яшьтән генә катнашу яраса да, "Тургай" җырын җиренә җиткереп җырлаган 6 яшьлек Камиләгә рөхсәт бирми булдыра алмаганнар. Матур керәшен күлмәкләре кигән, янында биючеләре дә булган Камилә оста җырлавы, матур биюе белән жюрины да, залны да шаккаттырды. Күпләр шундук кечкенәдән сәхнәдән җырлый башлаган Диананы искә төшерде. Болай булса, Мамадышта тагын яңа йолдызлар үсеп җитәр. Балалар арасында Камилә шуларның иң өметлесе. Кызның күңелен тагын да үстерү өчен жюри аңа "Фестивальнең иң яшь катнашучысы" исемен бирде.

Светлана һәм Рәмис Сабировлар

Дөрес, катнашучы-ларның барысы да диярлек мамадышлылар иде. Бары Кукмарадан Хәмәтдинова Зөбәйдә, Алабугадан Алмаз Юнысовлар килгән. Оештыручылар киләсе елларга фестивальнең масштабы үсәр, дип өметләнә. Фестивальнең жюри председателе Миңгол Галиев бәйге башта Мамадыш, аннан Татарстан күләмендә узарга, аннан республикадан да читкә чыгарга тиеш, дип саный.

- Ил тарихы моң белән языла. Диана кыска гына гомере эчендә тарихны матур җыр белән язды. Диана исемен онытмасак, тагын шундый талантлар үстерсәк, бу Мамадыш өчен, халкыбыз өчен зур эш булачак. Мамадышта Диана Мишкина кебек яңа йолдызлар балкырга тиеш! -, диде Миңгол Галиев Гала-концерт барышында. Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев Диана Мишкина фестивален Казанда да уздыру тәкъдимен кертте.

Диана исемен халык арасында мәңгеләштерү эшен алып барган "Бәрмәнчек" ансамбле директоры Артур Поляков турында аерым әйтеп китү кирәк. Фестивальне оештыруда аның да ярдәме зур булды. Аннан Диананың әнисе белән даими аралашып, хәлләрен белешеп торучы да ул. Артур Поляков фестивальнең Гала-концертында Татарстан керәшеннәре иҗтимагый оешмасы, "Ак Барс" Холдинг компаниясе җитәкчесе, Дәүләт Советы депутаты Иван Егоров исеменнән котлау хаты укыды һәм җиңүчеләргә мең җыр кергән биш караоке бүләк итте. Хатта Диананың истәлеге сакланырга тиешлеге, аның якты иҗаты башкаларга юл салачагы әйтелгән. Караокелар Диананың энесе Рәмис Сабиров, Регина Павлова, Регина Уразлина, Галина Константиноваларга һәм Дүсмәт авылының "Тәңкәләр" ансамбленә тапшырылды. Сүз уңаеннан әйтеп китик, Регина Уразлина - Диана Мишкинаның туганнан туган сеңлесе. Моңа кадәр җырлаганы булмаса да, туганының рухын олылап, сәхнәгә чыгарга уйлаган. Алма агачыннан ерак төшми дигәндәй, Регина да бер дигән чыгыш ясады. Ә Диананың энесе Рәмис апасының дәвамчысы булып тора. 14 яшьлек егетнең тавышы Диананыкына ошаган, шуңа киләчәктә ул, һичшиксез, апасы юлыннан китәргә тиеш.

Фестивальнең иң яшь җырчысы - Камилә

Фестиваль алдыннан гына Диана Мишкинаның 42 җыры кергән диск чыкты. Аны Светлана Сабирова бар күңелен биреп әзерләгән. Чыннан да, өмет һәм эш белән яши Светлана ханым. Әле Диана турында фильм да төшерергә җыена икән. Моның өчен көтмәгәндә акча да табылды. "Бәрмәнчек" директоры Артур Поляков Светлана Сабировага Диананың дәдәләре - Иван һәм Валерий Егоровлардан 50 мең сум акчалата ярдәм тапшырды.

Мамадыш керә-шен җәмгыяте башлыгы Степан Спиридонов Диана Мишкина фестивале җәй көне лагерьда уздырылырга тиеш, дип саный. Анда атна буе мастер-класслар ясап, русча, татарча җырларга өйрәтеп булыр иде, дигән фикердә җитәкче.

Фестивальгә Диананың укытучысы, Әүхәдиев исемендәге музыка колледжы педагогы Галия Мохтарова һәм курсташлары кайтты.

- Ул һәр эшкә дә җитди карады. Дәресләремдә укучыларыма керәшеннәр культурасы турында сөйләсәм, һәрвакыт аның җырларын куям, - диде Галия Мохтарова.

Гала-концертка да халык зал тутырып килде. Светлана Сабирова якташларына баласын зурлап килгәннәре өчен рәхмәт әйтте.

- Мин кызым өчен горурланып яшәдем, яшим һәм яшәячәкмен. Ул 20 еллык кыска гомере эчендә кайберәүләр 60-70 елда да эшли алмаган кадәр эшләде, - диде. Халык ананы алкышларга күмде.

Чыннан да, Диана Мишкина - феноменаль күренеш. 20 яшендә гомере өзелеп тә, халык күңеленә кереп калган җырчылар юк дәрәҗәсендә. Алга таба да Диананың шушы миссиясенең дәвамы булсын иде.

Диана Мишкина истәлегендәге I төбәкара иҗади коллективлар һәм халык, эстрада җырларын башкаручылар фестиваль-конкурсы җиңүчеләре:

Беренче дәрәҗә лауреатлар: Регина Павлова, Ринат Мөхәммәтҗанов, Аделия Нәбиуллина, Фәридә Ибраһимова, Зөбәйдә Хәмәтдинова, Алмаз Юнысов, Эльза Шәйдуллина.

Икенче дәрәҗә лауреатлар: Марина Жаркова, Роман Анисиферов, Рөстәм Мөхетдинов, Алсу Исрафилова, Камилла Штейнгауэр, Гөлшат Нигъмәтуллина, Павел Якимов, Рөстәм Рәхмәтуллин, Миләүшә Әлмиева һәм "Карусель", "Тәңкәләр", "Фантазия" ансамбльләре.

Өченче дәрәҗә лауреатлар: Зимфира Ситдикова, Раннур Нәбиуллин, Илүзә Ибраһимова, Гөлмәрьям Смирнова, "Эскиз" ансамбле, Рәмис Сабиров, Динара Закирова, Регина Уразлина, Анастасия Якимова, Олеся Гәрәева һәм Марина Квасникова дуэты, Алина Мостафина, Гөлназ Закирова, Элина Беленкова, Алина Васильева.

Беренче дәрәҗә дипломантлар: Галина Константинова, Гүзәл Хәйриева, "Ля мажор" ансамбле, Даниф Закиров, Лилия Зәгриева, Людмила Афанасьева.

Икенче дәрәҗә дипломантлар: Чулпан Василова, Айназ Мөхлисов, Алина Хуҗиәхмәтова, Альбина Васильева.

Өченче дәрәҗә дипломантлар: "Раззадорины", "Көмеш тәңкә" ансамбльләре, Алсу Гәрәева, Алина Шиһапова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мамадыш Диана Мишкина Диана Мишкина фестивале фестиваль