Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Нихәл, чибәркәйләр?

(Дәвамы. Башы газетаның 18 (310), 20 (312), 21 (313), 22 (314) саннарында.) Шулай ук безнең сайттан да укый аласыз. Үткән еллардагы "Керәшен чибәре" конкурсында беренче урынга лаек булган чибәрләребез турында язуны дәвам итәбез. 2014 нче елның "Керәшен чибәре" - Кайбычтан Алина Давыдова. − "Керәшен чибәре" титулын алган елны мин музыка...

(Дәвамы. Башы газетаның 18 (310), 20 (312), 21 (313), 22 (314) саннарында.) Шулай ук безнең сайттан да укый аласыз.
Үткән еллардагы "Керәшен чибәре" конкурсында беренче урынга лаек булган чибәрләребез турында язуны дәвам итәбез.
2014 нче елның "Керәшен чибәре" - Кайбычтан Алина Давыдова.
− "Керәшен чибәре" титулын алган елны мин музыка училищесы белән Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының театр факультетын тәмамладым. Беренче курстан алып Салават Фәтхетдиновта эшләдем һәм аның классында укыдым. Конкурста җиңүем мине бөтен керәшен дөньясына танытты. Радио, телевидениегә чакырдылар, журналистлар һәрвакыт минем белән кызыксынып, язып торалар.
Әти-әнием, туганнарым, танышларым минем белән горурланалар. "Мисс Татарстан" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Изольда Сахарова да үзенең группасына чакырды. Бу бәйге мине бөтен яктан ачты, танытты, дисәм дә, ялгыш булмас. Үземдә бик күп көч, халкым турында саллы гына белем тупладым. Сәхнәдә күптән булуыма карамастан, "Керәшен чибәре"ндә катнашу миңа зур тәҗрибә бирде. Бәйгедә откан призга яңа җырлар яздырдым. Хәзерге вакытта "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле концертларын алып баручы булып эшлим. Шуны да әйтеп үтәсем килә, конкурста җиңү, кемнәрнеңдер булышлыгы ярдәмендә түгел, ә үземнең тырышлык нәтиҗәсендә яуланды. Йола күренешен күрсәтү номинациясендә булышканнары өчен, чиксез рәхмәтемне Кайбыч районы, Иске Тәрбит авылы (әтиемнең туган авылы) "Сәүдияр" фольклор ансамбленә җиткерәм.
(Дәвамы бар.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев