Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Нихәл, чибәркәйләр?

Дәвамы. Башы газетаның 18 (310), 20 (312), 21 (313) саннарында. Безнең сайттан да укый аласыз. Алдагы елларда "Керәшен чибәре" конкурсында беренче урынга лаек булган чибәрләребез турында язуны дәвам итәбез. 2012 нче елда "Керәшен чибәре" исемен Мамадыш районы Владимир авылы кызы Ольга Бачкова алды. − Ул елны мин 8 нче классны...

Дәвамы. Башы газетаның 18 (310), 20 (312), 21 (313) саннарында. Безнең сайттан да укый аласыз.
Алдагы елларда "Керәшен чибәре" конкурсында беренче урынга лаек булган чибәрләребез турында язуны дәвам итәбез.
2012 нче елда "Керәшен чибәре" исемен Мамадыш районы Владимир авылы кызы Ольга Бачкова алды.
− Ул елны мин 8 нче классны гына тәмамлаган идем. Владимир төп мәктәбенең "Талир тәңкә" ансамбле солисткасы буларак, миңа Мамадыш районы хакимиятенең мәдәният бүлегеннән, шушы конкурста катнашырга тәкъдим ясадылар. Риза булдым. Керәшеннәр турында язылган китапларны укыдым, йолалар, авылыбыздагы өлкән әбиләрдән борынгы җырлар, иманнар өйрәндем, киемнәр турында белем тупладым, "Туганайлар" газетасының төрле елларда чыккан басмаларын кабат барлап чыктым. Беренче урын яулавымны мин гаилә ансамблебез, "Талир тәңкә" ансамбле (аның җитәкчесе әнием − Елена Алексеевна, аккомпаниаторы, әтием − Николай Петрович) уртак хезмәте дип саныйм. Барысына да мин зур рәхмәтле. Конкурс миңа керәшен халкының тарихы, авылымның йолалары турында, күренекле шәхесләре хакында тирәнтен белем туплауда ярдәм итте. Конкурста откан призга яңа керәшен күлмәге тектердек һәм пианино сатып алдык. Алар миңа бүгенге көндә Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжында белем алу өчен иң кирәкле әйберләр. Укытучым Людмила Гатауллина белән керәшенчә җырлар, биюләр өйрәнәбез, төрле этник конкурсларда катнашабыз. Училищедагы "Айбагыр" ансамбленә дә теләп йөрим. Миңа монда уку бик ошый. Июнь аенда Санкт-Петербург шәһәрендә милли җырларыбызны җырлап кайттым. Керәшеннәрнең тарихи мирасын, җыруларын төрле төбәкләрдә яңгыратып, халыкны сөендерүем, рухи баета алуым белән мин бик шат.
2013 елның "Керәшен чибәре" булып Тукай районы Борды авылы кызы Елена Чулакова калды.
- Мин ул вакытта Яр Чаллы педагогия колледжында укый идем. Бу бәйгедә катнашып, керәшен халкының тарихы, гореф-гадәтләре, җырлары белән якыннан таныштым. Конкурста катнашучы кызларның барысы белән дә горурланам! Беренче урынга биргән акчага машина йөртү таныклыгы алырга укыдым һәм яңа керәшен күлмәге тектердем. Хәзерге көндә шул күлмәк белән сәхнәләрдә чыгыш ясыйм. Колледжның музыка бүлеген кызыл дипломга тәмамлап, Казанга күчеп килгәч тә, тиз арада дуслар таптым. Бүгенге көндә Казан федераль университетында белем алам, 22нче музыка мәктәбендә балаларны курайда уйнарга өйрәтәм. "Бәрәкәт" керәшен яшьләре оешмасында - активист. "Айбагыр" этнолагеренда педагог-организатор вазифаларын да бик яратып үтим. Миңа барысы да бик ошый.
(Дәвамы бар.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев