Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Нихәл, чибәркәйләр?

Ахыры. (Башы газетаның 18 (310), 20 (312), 21 (313), 22 (314), 23 (315) саннарында.) Шулай ук безнең сайттан да укыгыз. Быел "Керәшен чибәре - 2015" титулына Чиләбе өлкәсенең Нагайбак районы Сарашлы авылы кызы Юлия Савельева лаек дип табылды. Юлия керәшен иҗтимагый оешмасы үткәргән бар мероприятиеларда, республикакүләм фестиваль-конференцияләрдә чыгышлар ясап кына...

Юлия, гаиләң турында сөйлә әле?

- Мин үзем гади гаиләдән - әнием хуҗабикә, әтием төзелеш өлкәсендә эшли. Балачактан бирле музыка атмосферасында яшим. Әти ягыннан тутам - музыка мәктәбендә фортепиано укытучысы. Әти музыкаль белеме булмаса да, матур итеп гармунда, гитарада һәм фортепианода уйный. Кечкенәдән үк музыка мәктәбендә укуыбызны теләде. Апам Анастасия белән миндә җырга мәхәббәт уятучы да әти булды. Мин дә, апам шикелле, үземнең иҗади юлны "Нагайбачки" ансамбленнән башладым. Апа да "Татарочка", "Кряшен Чибяре" конкурсларында катнашты. Кияүгә чыгып, балалары тугач, әлегә иҗади эшчәнлеген туктатып тора.

Казанга беренче тапкыр кайчан, ни өчен килгән идең?

- Беренче тапкыр Казанга 2012 елда "Туым җондызы" фестиваленә килгән идем. Шунда фольклорчы һәм сәнгать белгече Геннадий Макаров Казанга укырга килергә тәкъдим ясады. Ул вакытта берничә елдан соң, Казан консерваториясе студенткасы булырмын, дип, уйламаган да идем. Галим Геннадий Макаров белән республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы исполком җитәкчесе, "Туганайлар" газетасының баш редакторы Людмила Белоусова булачак профессиямне билгеләүдә зур роль уйнадылар. Укырга кергәндә авырлыклар булса да, барысын җиңеп чыгуым һәм консерваториядә укуым белән бик горурланам. Биредә үземнең күңелемә якын кешеләр таптым.

Укып бетергәч, туган якларыңа кайтып китәргә җыенмыйсыңмы?

- Казан миңа бик ошый, монда яхшы һәм кунакчыл кешеләр яши. Өемдә шикелле хис итәм үземне. Чит шәһәргә озак ияләшермен, дип курыккан идем. Аллага шөкер, киресенчә булды. Нагайбакта яраткан гаиләм калса да, укып бетергәч монда төпләнергә җыенам.

"Керәшен чибәре" конкурсы синдә нинди тәэсирлэр калдырды?

- Конкурста катнашырга күптән хыялланган идем. Консерваториянең икенче курсында укыганда, булган бар батырчылыгымны җыеп, заявка җибәрдем. Әзерлек өчен вакыт бик аз калган иде, чөнки бәйгегә бер атна кала, фольклор-этнографик экспедициядә нагайбакларның милли җырларын туплау белән йөри идем. Экспедициядән соң, конкурска яхшылап әзерләнә башладым. Күрше авылларга бардым, китапханәләрдә керәшеннәр турында язмалар укыдым. Конкурста катнашучыларны күргәч, җиңү түгел, хәттә беренче өчлеккә үтермен, дип тә уйламадым. Кызлар барысы да яхшы әзерләнгән, һәрберсе дә үзенчәлекле, сөйкемле иде. "Керәшен чибәре" титулы мине әйтеп бетермәслек хисләр дулкынына чорнады. Зур ышаныч белән мине бәйгегә җибәргән якташларымның өметен аклау, аеруча күңелле булды. Бу конкурс аша мин яңа дуслар таптым, керәшен халкы турында күп белем тупладым.

Хәзерге вакытта ниләр белән шөгыльләнәсең?

- Бүгенге көндә Казан консерваториясенең өченче курсында укыйм. Студент тормышы гөрләп тора. Керәшен иҗтимагый оешмасының "Бәрәкәт" яшьләр бүлегендә активистка. Консерватория ансамбле белән чыгышлар ясыйбыз. Төрле конференцияләрдә һәм фестивальләрдә теләп катнашам.

Киләчәккә нинди планнар белән йөрисең?

- Хәзерге вакытта мин әзләнү юлында. Киләчәгемне юрыйсым килми, шулай да, ул якты, күңелле һәм иң мөһиме, иҗади булыр дип өметләнәм.

Шулай ук алдагы ел чибәрләребез турында да укыгыз:

Нихәл, чибәркәйләр? 1бүлек

Нихәл, чибәркәйләр? 2бүлек

Нихәл, чибәркәйләр? 3бүлек

Нихәл, чибәркәйләр? 4 бүлек

Нихәл, чибәркәйләр? 5 бүлек

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев