Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Көзге муллык ‒ күңелләргә шатлык

Матур җәйләр үтеп, бай көзләр җитте. Көндезләрен кояш күзләрне иркәләсә дә, кичке салкынча һавадан гәүдә калтырана төшә. Көзге чык та инде җәйге кебек җиңел түгел, ә үләннәрне җиргә бөгә. Бакчачылар да иң күңелле чорларына аяк басты.

Җәй буе "мәш" килеп үстергән җиләк-җимеш һәм яшелчәләрнең мул уңышын җыеп, аны эшкәртеп һәм кышка саклауга әзерли башладылар. Табыннар сый-хөрмәт белән баеп, идән аслары тозланган кыяр-помидорлар, компот-вареньелар белән тулды.

Шушы көннәрдә без, керәшен дөньясына танылган карендәшебез ‒ Казан керәшен оешмасы җитәкчесе Мария Семенованың көзге уңышы белән сыйланып, бакчасында кунакта булып кайттык. "Шәһәрдә ‒ читлектәге юлбарыс мин. Бакчада күңелләрем ял итә", ‒ дип каршы алды безне Мария Михайловна. Өлгергән уңышының күп өлешен җыеп алырга җитешкән инде ул. Йодрык кадәрле бәрәңгеләрен, 35әр сантиметрлы кишерләрен, кушуч чөгендерләрен, зур-зур кабачкиларын күреп шаккаттык. Быел күпләрнең помидорлары фитофтора чире тиеп, череп бетте. Мария Михайловнаның помидорларына ул чир кагылмаган. "Бернинди дә химик препаратлар сипкән юк. Барысы да экологик яктан чиста", ‒ дип сөйләде ул. Җир җиләге белән кура җиләге әле һаман да, җәйне хәтерләтеп, сабакларында кызарып утыралар. Бу ‒ ремонтант сортлар. Җәй башыннан алып, кар төшкәнче җиләк белән куандыра икән алар.

Кышка кыярларны бөтен килеш тә, кискәләп тә тозлап куйганнар. Банкаларның чуты юк. "Оныгым эшли мондый эшләрне, бик тәмле килеп чыга аның япкан яшелчәләре. Мин хәзер карап, өйрәтеп кенә торучы",‒ дип елмая Мария Михайловна. Кура җиләге белән карлыганны бергә кушып ясалган варенье ‒ "пятиминутка" турында әйтми үтә алмыйм. Аның тәмлелеге... Телеңне йотарлык!

Үзенең бакчасында үскән яшелчәләрдән салат та ясап сыйлады. Мария Михайловна майонезын кибетнекен түгел, үзенекен салды. Майонезының рецепты белән дә бүлеште. Тәме белән дә, сыйфаты белән дә кибет майонезларын бер якка куя.

Мария Михайловна бакчасында алмагачларда алмалар балланып, миләшләр һәм баланнар алланып, авырлыктан сыгылып утыралар. Көзге кояшта чәчәкләр тагын да нурланып, күңелгә рәхәтлек бирәләр. Тамырлары авылдан чыккан бар кешене, Җир-Ана һәрвакыт үзенә тартып тора, дигән сүзләр, дөрестер ул. Шәһәр ыгы-зыгысыннан арып килеп, бу бакчада 1-2 сәгатькә сузылган очрашу барышында рәхәтләнеп ял иттек. "Тагын киләбез әле без монда", ‒ дип кайтыр юлга чыктык.

Майонез ясау рецепты: 2 йомырка, 2 чәй калагы уксус, 1 чәй калагы шикәр комы, ярты чәй калагы тоз, ярты чәй калагы горчица порошогы, 150-200 мл көнбагыш мае ("Слобода" дигәне белән тәмлерәк була, ди) ‒ барысын бергә салып, миксер белән болгатасы гына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев