Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Көзге җимешләр

Табигатьтә - көз фасылы. Әбиләр чуагы җитәр, дип тә өметләнәсе юк. Ул да әллә кайчан узып киткән. Октябрь ахырыннан алып ноябрь урталарына кадәр - күңелгә сагыш, йөрәккә тынычсызлык китерә торган чор. Мондый көннәрдә нервысы таушалган кешеләрнең хәле аеруча мөшкел - депрессия башлануын көт тә тор. Ямьсез уйларны куып, күңелне җылыта,...

Никифор
ТУКМАЧЕВ
Гомер мизгелләре
Әй бу гомер мизгелләре -
Озату, китүләре,
Тальян гармун тавышының
Җаннарны өтүләре...
"Авыл көе"нә җырлыйлар -
Яшьләр китә солдатка.
Киткән кошлар язын кайтыр,
Солдат язмышы - башка.
Исән-имин кайту язсын,
Иленнән киткәннәргә.
Әйтелми калган сүзләрен
Моңлы җыр иткәннәргә.
Әй бу гомер мизгелләре -
Китүләр, кайтулары.
Киткәнгә дә җиңел түгел -
Авыр - озатулары.
Сүз әйтмәгез киткәннәргә,
Кочканнар, үпкәннәргә.
Сабырлык бир, түземлек бир,
Ходаем, көткәннәргә.
Кайттым туган авылга
Кайттым туган авылга,
Үлән җыйдым даруга.
Бу үләннәр файда итәр
Читтә йөрәк януга.
Кайттым туган авылга,
Мендем Кашка тавыма.
Җырлап сәламем җиткердем,
Таудан җиде авылга.
Кайттым туган авылга,
Битем юдым инештә.
Тирәкләрем кочып алды
Мине килә-килешкә.
Кайттым туган авылга,
Сагынып, коштай очып.
Туганнар белән күрештем,
Кабер качларын кочып.
Кайттым туган авылга,
Танымадым яшьләрне.
Туган-үскән нигез ташым:
Кайттыңмы, дип дәшмәде.
Кайттым туган авылга,
Кайттым үкенер өчен.
Ташлап киткән нигеземнән
Гафу үтенер өчен.
Авылда
Уйнап-үскән гармунымны
Тартам авыл көенә.
Урам көйләре бирешми
Бу заманның чиренә.
Авылдашлар, кичерегез,
Йокыгыздан уятсам.
Бер моңланмый түзә алмыйм
Туган җиремә кайтсам.
Тартыла җыр сөйгәннәрнең
Тәрәзә пәрдәләре.
Тәрәзгә ятимәләрнең
Сарыла гәүдәләре.
Җирсеп кайттым үскән җиргә,
Аштылар теләкләрем.
Кушылыгыз, мин уйнармын,
Талганчы беләкләрем.
Югарочтан Түбән очка
Уйнап төшәм берүзем.
Яшьлеккә кайткан көнебез -
И, гармуным, бул түзем.
Каешлары иңнәремдә,
Гармуным - кочагымда.
Мине ялгыз дип әйтмәсләр,
Гармуным бар чагында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев