Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Куырдак - тозлаган итне мичтә киптереп ясалган ризык

Керәшеннәргә генә хас, традицион булган ит ашамлыклары

Керәшеннәргә генә хас, традицион булган ит ашамлыкларыннан  башка беренче итеп, Үпкә-бавыр тәбәсен әйтеп үтәргә кирәк.  Тәбәне түбәндәгечә әзерлиләр:  табага түш мае катламы салып, аның өстенә йөрәк, бөер, үпкә-бавырларны турап, суган кушып салалар да,  өстен тагын бер кат түш мае катламы белән каплап, мичтә пешерәләр.

Безнең халыкка тагын  түбәндәге ашамлыклар хас: 

Кан тәбәсе. Терлекне суйган вакытта канын берәр савытка җыеп алып, иләк аркылы сөзәләр, тоз, он салып болгаталар. Аннан соң табага түш мае катламын җәеп канны, үпкә-бавырны турап салып өстен табак яисә таба белән каплап мичтә  пешерәләр.

Судин.  Мал-туар аякларыннан пешерелә.

Тутырма. Эчәк эченә ит белән ярма тутырып пешерелгән колбаса.

Каклаган ит – куырдак.  Тозлаган итне мичтә киптереп әзеләнгән ризык.

Керәшеннәрнең ашау-эчүендә сөт ашамлыклары зур урын алып торалар.

Каймак. Ул ике төрле юл белән әзерләнә. Беренчесе, балчык чүлмәккә салып, сөтне берәр тәүлек тотып, куерган өстен җыеп алалар (сөт өсте). Икенче ысул – яңа сауган сөткә сөт өсте салып кайнаталар да, суык урынга куялар. Аннан соң өстенә утырган катламны җыеп алалар. Ул инде “кайнаган каймак” була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев