Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Кеше еш агулана торган биш ризык

Белгечләр алардан аеруча сак булырга киңәш итә.

Диетологлар аеруча сак кулланырга кирәк булган продуктларны ассызыклап үтәләр. Бу ризыклар белән агуланмас өчен кайбер киңәшләрне истә тотарга кирәк. Беренче урында — йомырка, аларны юарга ярамый һәм суыткычта сакларга кирәк, дип белдерә табибә. Шулай ук составында йомырка булган майонез яисә башка соуслы аш-суны өстәлдә озакка калдырмаска киңәш ителә. Мондый салатларны бүлеп биргәннән соң суыткычка алып кую яхшырак.

Балык һәм диңгез продуктларыннан агулану бик еш күзәтелә, шуңа да аларны санитар нормаларга туры килүче тикшерелгән урыннардан сатып алырга кирәк.

Тагын бер мөһим әйбер — тавык итен пешмәгән килеш ашарга ярамый: сальмонелла һәм стафилококклар белән зарарлану куркынычы бар. Бу итне һәрчак пешереп җиткерергә кирәк.

Шулай ук җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне яхшылап юарга кирәк. Моның өчен су һәм лимон суты кулланырга киңәш ителә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев