Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Чебешләрне көзен саныйлар

Элек-электән керәшен халкы Покрауга бакчасында үзе карап үстергән яшелчәләрдән бөккәннәр пешергән. Бу көнне икенче төрле уңыш бәйрәме, дип тә йөртәләр.

Чыннан да, Покрау ‒ бакчалардан, кырлардан җыеп алынган уңышны амбар-базларга кышка сакларга тутырып куйган чор. Без дә изге Покрау арты атнасында бакчачылар ‒ Полина һәм Илья Михайловларда кунакта булдык.
Полина Михайлова безне бакчасында үстергән яшелчә, җиләк-җимештән сыгылып торган өстәл белән каршы алды.
"Без иртә яздан алып кара көзгә хәтле көннәребезне бакчада үткәрәбез. Җирне эшкәртүдән башланган эшебез, бай уңышны кышка хәстәрләп куйганчы дәвам итә. Быел да хезмәт җимешләребезне утыз төрле ысул белән эшкәртеп 350 ләп банка ябып куйдым." ‒ дип сөйләде ул. Полина Ивановнаның рецептлары белән бөтен Масловка авылы һәм ярты Казан кышка тәм-том әзерли икән. Безнең белән дә берничә рецептын бүлеште.
Хуҗаларның уңган икәнлеген кичә генә сабагыннан өзгән йодрык кадәрле помидорлар, 6-7 килолы кәбестәләр һәм 20-25 килолы кабаклар тагын бер тапкыр исбатлый. Суганнары бер учка гына сыймый, куш йодрык кадәр.
Ял иткән сәгатьләрдә урманнан гөмбә дә җыялар икән. Хуҗабикә хәттә гөмбәдән икра да ясый. Шушындый мул уңышлы бакчаның үзенә безнең дә бер барып чыгасы булыр әле, Алла бирса.
Баклажаннан салат
Кирәк:
2 кг баклажан, 1,3 кг помидор, 0,5 кг кишер, 1 кг болгар борычы, 200 гр сарымсак, 150 гр шикәр комы, 50 гр тоз, 2 бәйләм петрушка, 100 гр уксус, 450 гр көнбагыш мае, 1-2 данә әче борыч.
Ясау:
Помидор, сарымсак, петрушканы иттарткыч аша чыгарасы. Шуңа шикәр комы, тоз, әче борыч, уксус, көнбагыш мае салып, утта кайнатып чыгарасы. Массага кыргычтан уылган кишер өстисе. Болгар борычын зур кисәкләргә турап, баклажанны 8 кисәккә бүлгәләп, барысын бергә 40 минут кайнатасы. Кайнар килеш стерильләнгән банкаларга тутырып ябып куясы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев