Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Бурдан кала, уттан калмый!

15 майга кадәр Татарстанда янгын куркынычсызлыгы чоры игълан ителде. Шушы вакыт эчендә бакчаларда, урман-кырларда аеруча сак булу, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү сорала.

Коры, эссе һавада кечкенә генә очкыннан да ут кабынып китә. Шуңа да янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча, ылыслы урманнарда, торфлы, корыган үләнле җирләрдә, пычкы чүбе җыелган урыннарда учак ягу тыела. Җилле көннәрдә агачлыкларга кереп ут кабызу рөхсәт ителми. Ял итү урыннарыннан кайтып киткәндә, учакны сүндерергә онытмаска кирәк. Әгәр якында гына су булмаса, туфрак белән күмәргә була. Шешә, банка ватыкларын кояш кыздырып та янгын чыгарга мөмкин, аларны җиргә күмеп калдырырга яки үзең белән алырга кирәк.

Урманда түбәндәгеләрне эшләргә ярамый:

- сүндермичә шырпы, тәмәке төпчекләре ташларга;

- Кояш төшә торган урында шешә һәм пыяла кисәкләрен калдырырга;

- учак ягарга;

- машина янында шырпы кабызырга.

Әгәр урманда янгын чыкса, кичекмәстән урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә, янгын - "01" яки полиция "02", кәрәзле телефоннан "112" номерына шалтыратырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пожар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре урман