Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Безнекеләр биегәндә Урал тавы селкенә

Ел саен 29 апрель­ дә Халыкара бию көне билгеләп үтелә. Бию - кеше холкын, эчке кичерешләрен күрсәтүнең иң бо­рынгы формасы. Гәүдә һәм хәрәкәт­ләнү теле ярдәмен­ дә әйләнә-­тирәдәге­ләргә үзен күрсәтеп кенә калмыйча, рухи һәм эмоциональ дөнья белән эчке элемтә дә булдыра. Чөнки, бию дә, тән­нән кала, күңел һәм акыл да катнаша.

Хикәяне яки картинаның эчтәлеген сөйләп бирү безгә бернинди дә авырлык тудырмый. Ә менә күңелебездә сакланып калган бию үзеннән соң нәрсә калдыра? ХХI гасырда яшәсәк тә, без борынгы белән бүгенгене бәйләгән җепләрне эзлибез. Электән башкарылып килүче биюләр белән кызыксынып, аның телен аңларга телибез. Дөньяда нинди генә бию стильләре юк. Халыкларның милли биюләре аеруча лаеклы урында.

Үзебезнең биюләргә килгәндә, дәртле "Чабата", "Өчле" һәм салмак "Ышкып бию"ләр - керәшен халкының визит карточкасы булып тора. Һәр як керәшеннәре биюләрендә дә төрледән-төрле үзенчәлекле элементлар бар.

Керәшен биюләрен саклап калу һәм яшь буынга өйрәтү максатыннан Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге 2016 елда DVD диск чыгарды. Бу видеодискта Мәлки һәм Мишә буе керәшеннәренең фольклор хореографиясе буенча дәресләр яздырылган. Анда Казан шәһәренең Идел буе районы Балалар сәнгать мәктәбе укучылары керәшен биюләренең гади һәм катлаулы элементларын күрсәтәләр. Дәресне Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге фәнни хезмәткәре, Идел буе районы Балалар сәнгать мәтәбе укытучысы Дәүләт Үмәров алып бара. Дискны шул елны Мамадышта узган "Авыл мәдәният учреждениеләренең хәзерге шатрларда керәшеннәрнең мәдәниятен саклап калу өстендә эшчәнлеге: проблемалар һәм перспективалар" дип аталган фәнни-методик семинарда авыл клублары җитәкчеләренә һәм фольклор коллективларын җитәкләүчеләргә бүләк иттеләр.

Керәшен этникасы халык биюендә нәрсәдә чагыла соң? Бу сорауга җавап итеп, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге фәнни хезмәткәре Дәүләт Үмәров болай ди:

- Һәрбер хореограф биюләрне төрлечә куя. Ләкин һәр очракта да бию үзенең хәрәкәт характерларын, үзенчәлекләрен югалтмаска тиеш. Керәшеннәр үзләренең борынгы бию үрнәкләрен саклап кала алган халык. Үзенчәлекле җырлы-биюле уеннар, орнаменталь хороводлар керәшен халкы фольклорының зур мирасы. Керәшен биюләре мәҗүсилектән калган йола һәм ритуал элементлардан тора. Аларны керәшен биюнең нигезе дисәк тә була. Шулай ук кошларга, җанварларга охшатып та башкарылган биюләр бар. Мәсәлән, йорт кошларын күрсәткәндә, егетләр әтәч, кызлар тавык роленә кереп хәрәкәтләнәләр. Эш эшләү дә бар. Чабата үрү, кадак кагу, йомгакка җеп урау, камыр басу, токмач кисү элементлары да керәшен биюләрендә зур урын алып тора.

Берникадәр вакыт Дәүләт Үмәров "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбленең балетмейстеры да булды. DVD дискта дәресләр итеп бирелгән Мәлки һәм Мишә буе керәшеннәре биюләренең куелышы да аныкы иде. Бүгенгесе көнгә кадәр "Бәрмәнчек" башкаруындагы бу биюләр сәхнә түреннән төшми.

Баскан җирдән ут чыгара "Бәрмәнчек"ләр

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев