Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

"Беренчеләр" килде!

Һәрбер яңа уку елында Казан меңләгән студентны каршы ала. Кемдер икенче, кемдер бишенче курска укырга килә. Алар арасында беренче тапкыр югары уку йортларын атлап кергәннәр дә бар.

Безнеңчә - "первокурсниклар". Мәктәпне тәмамлап, беренче тапкыр югары уку йортына белем алырга бару, дулкынландыргыч мизгелләр. Яңа уку йорты, таныш түгел йөзләр, күпме сораулар... Үз-үзеңдә югалып калмаска, тормышның бу яңа этабында фикердәшләрең булсын өчен, ни эшләргә?

30 октябрь көнне керәшен оешмасының "Бәрәкәт" яшьләр бүлеге "День кряшенского первокурсника" дигән чара үткәрде. Очрашуга 50 гә якын яшь җилкенчәк килгән иде.

Егетләр һәм кызлар күңелле ял итеп кенә калмыйча, керәшеннәргә кагылышлы белемнәрен дә арттырды. Очрашу паркта уздырылган квесттан башланып китте. Яшьләр 4 командага бүленеп, 4 станциядә керәшеннәрнең тарихына, культурасына, гореф-гадәтләренә багышланган биремнәр үтәделәр.

Күңелле уеннан соң, кичә Халыклар Дуслыгы йортының актовый залында дәвам итте. Республика керәшен оешмасының "Бәрәкәт" яшьләр бүлеге җитәкчесе Алиса Спиридонова беренче курс укучыларын оешма белән таныштырды.

Менә алар - "беренчеләр"!

Аннан соң сүз, "Бәрәкәт" тә актив егетләр һәм кызларга бирелде. Очрашуга килгән һәрбер кешегә керәшен оешмасының символикасы, #якряшен һәм #минкерэшен хештеглары төшерелгән значоклар да бүләк иттеләр.

Кичә кызыклы уеннар, биюләр һәм күтәренке кәеф белән уралып барды.

Барысына да очрашу бик ошады, берсенең дә саубуллашып кайтып китәсе килмәде. Бу кичәдән соң, беренче курс укучыларының тырышып укырга гына түгел, ә безнең керәшен дөньясының бер өлеше булырга да теләкләре артты!

Ирина Иреева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев