Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Янсуар сандугачы

30 ел Казан керәшен оешмасын җитәкләгән Мария Семенованың 1 май көнне гомер бәйрәме

Җыручы Мария
Ярый әле шушы очсыз-кырыйсыз дөньяда күңелләрне юатырдай җырлар,  күңелгә үтеп керердәй моңнар бар. Җыр -  кешенең балачагыннан алып, соңгы минутына кадәр аерылмас юлдашы. Җыр яраткан кеше матурлыкны ярата. Матурлыкны яраткан кеше беркайчан да начарлык эшләми. Ул мәрхәмәтле, ярдәмчел була.

Тумышы белән Питрәч районы Янсуар авылыннан булган Мария Михайловна Семенова (кыз фамилиясе-Зимурова) да кечкенәдән үк бөтен йөрәге белән җыр-моңга тартыла, күңеленә тулып ташкан хисләре җыр булып агыла. Башлангыч класслардан алып, үзешчән сәнгать активисты була, барлык үткәрелгән чараларда теләп катнаша.

- Районда булган смотрга олылар мине толып белән төреп, ат чанасына утыртып алып баралар иде. Ул вакытта совет җырларын җырлыйбыз. "Умырзая" җырын бик яратып башкара идем. Әле хәзер дә "Су буйлап" җырын тыңласам, дулкынланам, күңелне әллә нишләтә", - ди ул.

Җиденче класстан башлап, мәктәпне тәмамлаганчы, җәйге каникул вакытында урманда кызлар белән нарат төбе йомшарканда да, хуш исле печән җыйганда да җырдан аерылмый ул. Туган ягының гүзәл табигате, шифалы, салкын чишмә сулары аның җырга булган мәхәббәтен тагын да арттыра. Марияның әтисе дә бик моңлы итеп җырлый торган булган, дәдәсе, энесе дә җыр-моңга гашыйк кешеләр.

- Печән вакытында кайвакыт чүнниктә кунып та калабыз, шунда төне буе җырлап чыгабыз. Әй күңелле була иде! - дип искә ала якташым ( безнең авыллар арасы унҗиде чакрым гына).

Мәктәптә Яңа елда үткәрелгән Бал-маскарадта Кыш бабай ролен оста уйнап, озын-озын шигырьләр сөйли ул. 10 классны тәмамлаганда үткәрелгән концертта мәктәп директорының "Безнең сандугачыбыз Зимурова Марияга" дип, ул вакытта авыл кызларының төшенә генә керә торган капрон оек бүләк итүе аның хәтеренә якты истәлек булып уелып калган.

Мәктәптә "4"-"5" билгеләренә генә укып, һәрчак үрнәк укучылар исемлегендә йөргәнгә, класста староста итеп тә куялар үзен.

"Аптек" Мария

Әтисе Микайла кызының агрономлыкка укуын теләсә дә, Мария фармацевтика училищесын сайлый. Русчаны да яхшы белмәгән авыл кызына анда укуы җиңелләрдән булмый. Җитмәсә, бик оялчан, дәрес вакытында басып сөйләргә дә кыймый. Ләкин Мария сынатмый, тырышып укый, бергә укыган кызлары да булыша. Укуын тәмамлагач, юллама белән Казан шәһәренең 12 нче больницасына эшкә җибәрәләр. Анда биш ел ассистент булып эшли, больница отделениеләренә дарулар җибәрә.

1966 елда авылдашы Иван Семенов белән гаилә коралар.Тормыш башлап җибәрүләре ай-һай, җиңел булмый. Суворов урамында квартирада торалар, кызлары тугач, садикка путевка булмау сәбәпле, җәй буе җәяүләп, баласын коляскада үзе белән эшкә йөртә ул.

- Балам авырып, аны садикка алмаганда, үзем белән эшкә алып бара идем. Рәхмәт аптека мөдире Лидия Викторовнага, баламны карашты. Казан складларына дарулар алырга барганда, баланы үзе белән ала иде, - дип искә ала ул киң күңелле җитәкчесен.

Тиздән, гаиләне шатлыкка күмеп, икенче кызлары туа. Тормыш авырлыклардан гына тормый, Ходай җиңеллеген дә бирә бит ул. Биш елдан фатирлы да булалар. Фармацевтика өлкәсенә 38 ел гомерен багышлый ул, 11, 12, 9 нчы номерлы больница аптекаларында ассистент, рецептор-контролер, аптека мөдире булып эшли. 15 ел профсоюз председателе булып тора. Лаеклы ялга чыккач та, ике ел хезмәт куя әле. 11 нче больницада эшләгәндә, чаңгы ярышларында еш катнаша, Ленин исемендәге мәдәният сараенда үзенең яраткан җырлары белән тамашачыларны сөендерә.

Ул елларда аптекада эш башкача. Бөтен раствор, мазь, күз даруларын үзләре ясыйлар. Хезмәтен яратып, җиренә җиткереп башкарган Марияны белмәгән кеше калмый. Даруга дип килгән кешеләргә һәрвакыт ярдәм итә, төпле киңәшләрен бирә. Кыйммәтле чит илнекенә караганда арзанлы да, сыйфаты ягыннан да яхшырак булган үзебезнең ил даруларын тәкъдим итә. Өлкән яшьтәге әбиләргә нинди күз даруы, балаларга нинди авыртудан нинди дәва - барысын да аннан сорыйлар. Питрәч районы, күрше авыллардан булган якташлар, дуслар, туган-тумача, танышлары -- барысы да аңа килә. Казандагы керәшен оешмасын җитәкли башлагач, клиентлар бермә-бер арта. Кайсы Мария дип сораганда, "Аптек Мария" ди аны халык.

Председатель Мария

"Кайгы агач башыннан йөрми" диюләре хактыр. 1991 елда кайгы җиле безнең Марияның да ишеген шакый. 25 ел иңне-иңгә куеп гомер иткән ире, сөекле хатынын, ике кызын калдырып, армиядә алган контузия нәтиҗәсендә, якты дөньядан китеп бара. Үзен хөрмәт итеп, авыр эш тә эшләтмичә, кадерләп яшәгән изге күңелле газиз кешесен югалту аңа бик авыр була. Тик үлгән артыннан үлеп булмый бит. Балалар хакына яшәргә кирәк. Бәгырьне телгәләгән ачы хәсрәтне басар өчен, нәрсә белән булса да шөгыльләнергә, үзеңне кулга алырга, кеше арасына чыгарга, кайгыны таратырга кирәк. Мария шулай эшли дә.

1989 елда Казанда беренче керәшен оешмасы төзелә. Ул аның җитәкчеләре белән аралаша башлый, тиздән оешманың актив члены булып китә. Менә шуннан актив, "йолдызлы" тормышы башлана да инде аның. Керәшен активистлары белән берлектә, Мария Михайловна да, Казан буйлап, керәшеннәрне җыеп йөри, таныш-белеш кардәшләрен чакыра, төрле районнардан килгән керәшеннәр белән таныша. "Ул вакытта без Казанда керәшеннәрне берәмтекләп җыеп йөрдек. Керәшеннәр әз түгел, тик аларны җыеп берләштерергә генә кирәк иде, -- диде ул.

1998елда Мария Михайловнаны оешманың җитәкчесе итеп куялар.

- Ул вакытта без елга ике бәйрәм - Нардуган белән Пасханы үткәрдек. Халыкның уянып килгән чагы, тамашага агылып киләләр, залда буш урыннар калмый иде. Шулай ук очрашулар да еш булып торды.

Үзе эшләгән чорда иң уңышлы дип Мария Михайловна 2001 елда Идел буе Федераль округында узган "Социальное партнерство" конкурсында җиңеп, керәшеннәр өчен Интернет проектына грант отуны саный. Анда керәшеннәрнең тарихы, гореф-гадәтләре, йола. бәйрәмнәре турында материаллар әзерләнеп, керәшен, рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә ителә. Моңа күп кенә керәшен активистларының хезмәте керә. Грантка бирелгән акчага оргтехника, компьтерлар алына."Кряшен.ру" Интернет-порталы -- керәшеннәр турындагы информацияне бөтен дөнья челтәренә чыгаручы электрон матбугат чарасы булып санала, һәм аның роле бүгенге көндә дә бәяләп бетергесез.

2010 елда Мария Михайловна "Мишә буйлары" ансамблен оештыра. Исеме җисеменә туры килгән әлеге ансамбль солистларының күбесе - Мишә буена урнашкан авылларда туып үскән керәшеннәр, Мария Михайловнаның авылдашлары, классташлары, якташлары. Ул үзе дә ансамбльда җырлый.

Бүгенге көндә коллектив Татарстанның халык артисткасы Галина Казанцева җитәкләгән "Айбагыр" ансамбленең нигезен тәшкил итә.Мария Михайловна үзе дә ансамбльнең алыштыргысыз җырчысы.

- Керәшен оешмасы төзелгән һәм аннан соңгы елларда кешеләр бик актив иде, хәзер пассивлашты. Концертларга да әзрәк йөриләр. Хәзер концерт, театр ише чаралар күп, халык сайлана. Тихвин чиркәве территориясендәге музейда, Халыклар дуслыгы йортында оешманың активистлары белән очрашуларыбыз еш булып тора. Ансамбль белән онытылып баручы халык җырларын дискка яздырып, яшьләргә калдырыр өчен әзерлибез, - ди ул.

Кеше күңеле - карурман

Мария Семенова керәшен мәдәниятын саклап калу, аны киләчәк буынга тапшыру өчен җан атып йөрүчеләрнең берсе. Керәшен оешмасына кереп киткәннән соң, ул бу өлкәдә бар күңелен салып эшли. Вакытын, сәламәтлеген кызганмый, баш-аягы белән бу эшкә чумып, керәшен дөньясында кайнап яшәүне ул зур бәхеткә саный. Үзен җәмгыять өчен кирәкле кеше итеп тою аны һәр эшендә рухландыра.

Киләчәктә дә халкыбыз яшәсен, гореф-гадәтләр онытылмасын өчен, яшь буынга мирасыбызны тапшыруны максат итеп куя ул.

-- Яшьләр туган телләрен начар белә, шунысы борчый, -- ди ул.

Мария Михайловнаның күңелен борчыган тагын бер нәрсә бар. Туган авылындагы ташландык хәлдә булган иске чиркәүне (алар мәктәптә укыганда, чиркәү интернат ролен үтәгән) торгызырга кирәк дигән уе бар аның. Әгәр шушы тарихи бинаны яңартсаң, авылдашлары рәхәтләнеп, Ходай йортына йөрерләр иде.Бу турыда сөйләшүләр булса да, әлегә эшне башлап җибәрердәй, таянырдай кешеләр күренми икән.

1 майда үзенең күркәм гомер бәйрәмен каршылаучы Мария Михайловна әнә шундый уй-ниятләр белән яши. Җәен оныгы белән шәһәр читендә урнашкан бакчада җиләк-җимешләр үстереп мәш килә. Өе гөлләр белән тулган аның. Чәчәк кебек күңеле, җыр-моңга гашыйк йөрәге белән һәр туган көнгә шатланып яши ул. Керәшен дөньясына үзеннән күп өлеш керткән якташыма карап, сокланып куйдым. Язмыш шактый сынаса да, сынмаган, көчле булып калган. Ходай аңа балалар һәм оныклар бәхете биргән. Бүгенге көндә ул олы кызы һәм кияве белән яши, ике оныгы, үзе кебек тиктормас бер оныкчыгы бар. Кызлары икесе дә дәрәҗәле урыннарда эшли. Балаларының, оныкларының үзенә карата ихтирамлы булуларына сөенеп гомер итә. Киләчәктә дә изге уй-ниятләр белән янып, якыннарыңны һәм безне сөендереп, исәнлектә-саулыкта яшә, Мария Михайловна!

Нина ВАРАКСИНА

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев