Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Яшел суган авырулардан саклый

Анарда бик күп файдалы витаминнар бар

Яшел суган 93 % судан тора, калган 7 %ы — кеше организмы өчен кирәкле витаминнар һәм минераллар.

Анда А, С, Е, В1, В2, В5 витаминнары, калий, натрий, селен, тимер, цинк, магний, фосфор, кальций күп.

Яшел суган организмның чирләргә каршы торучанлыгын арттыра, салкын тигәндә ярдәм итә, холестеринны киметә, кан тамырларын ныгыта, тешләр һәм казналыкларга файдасы зур. Антибактериаль үзлеккә ия булу сәбәпле, авыздагы зарарлы микроорганизмнарны киметә, казналыклар ялкынсынуны һәм бактериаль стоматитны дәвалый.

Рационда даими булганда, ир-атларда тестостеронны, нәсел калдыру мөмкинлеген арттыра, мәни сыекчасының сыйфатын яхшырта. Яшел суганда цинк күп, шунлыктан ул хатын-кызларның да репродуктив системасына уңай йогынты ясый. Чәчләр, тырнак, тире торышын яхшырта.

Фолий кислотасына бай булу сәбәпле, йөкле хатын-кызларга да файдалы. Хроник гастрит, ашказаны, уникеилле эчәк җәрәхәте, бронхиаль астма, гипертония, аллергия, үпкә чирләре кискенләшкәндә, яшел суган ашарга киңәш ителми.

Чыганак: https://vk.com/tamletamak

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев