Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Ванна бүлмәсендә сакларга ярамый торган тугыз әйбер

Гадәттә күбебез ваннада саклый торган әйберләрне бөтенләй дымлы урында тотарга ярамый икән

Нәрсәләрне анда сакларга ярамый соң?

Дарулар. Даруларның инструкциясен укып карасагыз, аларның һәрберсен коры һәм салкынча урында сакларга кирәклеген күрерсез.

Теш щеткасы. Щеткалар дымлы урында торса, аларда зарарлы бактерияләр һәм микроблар бик тиз үрчи.

Хушбуй. Ислемайлар ванна бүлмәсендә торса, бик тиз бозыла. Аларны караңгы һәм коры урында саклау хәерле.

Халат һәм сөлге. Тукымадан эшләнгән әйберләр дымны үзенә җыя. Шулай итеп алар сасый башлый.

Зәркән эшләнмәләр. Алтын, көмештән эшләнгән, затлы бижутерия дә ванна бүлмәсендә бозыла, төсен югалта. Аларны коры тартмада саклау хәерле.

Китап. Кәгазь дым суыра. Шулай итеп китап-журналлар саргаеп таушала.

Мунчала һәм чәч каптыргычлар. Дымлы бүлмәдә бу предметларда зарарлы микроблар бик тиз үрчи. Тән тиресенә бетчәләр чыгу шуларны кулланудан булырга мөмкин.

Кырынгыч. Бритваны куллангач, коры итеп сөртеп, тартмага алып куярга кирәк. Юкса ул бик тиз таушала, микроблар туплый. Лезвиедә паразитлар җыелырга мөмкин.

Косметика. Ванна бүлмәсендә торган пудра, помада үзлекләрен югалта, сыйфаты начарая.

Чыганак: Интертат

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев