Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Укропның файдасы зур

Ул бик күп чирләрдән файдалы икән

Ризык эшкәртелү бо­зылганда, аппетитны яхшырту өчен, тын кысылудан һәм сулыш юллары авыруларыннан укроп орлыгын порошок рәвешендә дә, төнәтмә ясап та файдаланалар. Төнәтмәне 1:10 нисбәтендә ясыйлар (ягъни 1 өлешкә — 10 өлеш су). Мондый төнәтмә сидек кудыргыч буларак та ях­шы.

Укроп орлыгын какырык чыгаручы, үт бүленеп чыгуны көчәйтүче, ашказаны-эчәклек, бавыр, атеросклероз чирләреннән дәвалаучы чара буларак та файдаланалар. Моның өчен 1 аш кашыгы укроп орлыгына 1 стакан кайнап торган су коялар да, суынганчы төнәтәләр һәм шуннан соң сөзәләр. Көнгә 3 мәртәбә 1әр аш кашыгы эчәләр.
Укроп орлыгы төнәт­мәсенең тагын бер рецепты: 2 аш кашыгы орлыкны тартып, 0,5 литр кайнап торган су коялар да, 30-40 минут төнәтеп сөзәләр. Ашар­га 30 минут кала, көнгә 3-5 мәртәбә 100әр миллилитр эчәләр. Баш авыртулар да булган баш мие атеросклерозыннан, гиперто­ния­нең башлангыч стадия­ләрен­нән, хроник коронар җитешсезлектән, тыныч­ландыргыч буларак, пиелонефрит, цистит һәм бөер-таш авыруларыннан, корсак әгъзалары спазмнарыннан, аппетит һәм азык эшкәртелүне яхшырту өчен һәм газларны куучы буларак кулланыла.
Укроп күңел болгануны баса. Ул шикәр диабеты белән авыручы кешеләргә бик файдалы. Чөнки диабет үзәк нерв системасын, йөрәк, бөер, бавыр, күз, аякны зарарлый. Ә укроп әгъзалардагы патологик процессларны тоткарлый, инвалидлыкны кисәтә.
Күз авырулары бул­ганда, салфетканы укроп төнәтмәсендә чылатып, 20 көн дәвамында көн саен 20 минутка күзләргә ябыгыз. Төнәтмә болай ясала: 1 аш кашыгы орлыкка 1 стакан кайнап торучы су коеп, 30 минут төнәтеп сөзегез.
Укроп төнәтмәсе эчү имезүче әниләрнең сөтен арттырырга булыша.
Сидек тотмаудан. Әлеге чирне укроп ярдә­мендә 1 атнада дәваларга була. Кичтән 1 аш кашыгы укроп орлыгына 1 стакан су кайнатып салыгыз да җылы җирдә (термос булса, яхшырак) төне буе төнәтегез. Иртән ач карынга эчегез.

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев