Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Тешләр артык сизгер булганда нишләргә?

Тешләрнең сизгерлеге көчле авыртудан тыш, башка төрле авырулар да китереп чыгарырга мөмкин

Иртәме-соңмы барыбыз да тешләрнең артык сизгерлегеннән интегә. Шоколад капкач, кайнар чәй йоткач, ачы алма тешләгәч һәм салкыннан җылыга кергәч кисәк һәм үзәккә үтәрлек авырту шундук үзен сиздерә. Табиблар моны тешләрнең артык сизгер (гиперчувствительность) булуы дип атый. Тешләрнең сизгерлеге көчле авыртудан тыш, башка төрле авырулар да китереп чыгарырга мөмкин. Мәсәлән, ашказаны-эчәк тракты авырулары, тешләре сизгер кеше ризыкны яхшылап чәйни дә алмый, дип яза «АиФ» басмасы.

Сәбәпләре:

— Теш эмаленең механик зарарлануы

— Пародонтит яки пародонтоз

— Каты теш щеткалары. Алар тешнең эмален кыра һәм уртларның тукымасын тырный, ә ул үз чиратында тора-бара теш өслегеннән куба башлый һәм дентинны шәрәләндерә.

— Дөрес тукланмау, мәсәлән әчелеге югары булган ризыклар ашау һәм башка сәбәпләр.

Ничек дәваларга?

Тешләр сизгерлеген дәвалаганда иң беренче туклану рационын үзгәртергә кирәк. Әгәр тешләрегез баллы, ачы һәм кырку ризыклардан авырта икән, алардан баш тартыгыз яки мөмкин кадәр сирәк ашарга тырышыгыз. Кайнар белән салкынны да бутарга ярамый. Мәсәлән туңдырма ашаганнан соң ук, кайнар чәй эчмәгез. Бу теш эмален нык какшата. Көндәлек рационга витаминнарга һәм микроэлементларга бай ризыклар кертегез. Каты теш щеткасын уртачасына яки йомшагына алмаштырыгыз. Ә чистарту өчен составында антиоксиодантлар һәм азотлы калий булган теш пастасы кулланыгыз. Ул сизгер тешләрнең һәм сизгер эмальнең авыртуын киметә, уртлар канауны, ялкынсынуны киметә һәм аларны ныгыта.

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев