Туганайлар

Суның җылысы яки салкынымы файдалырак?

Эчке әгъзаларның эшчәнлеген яхшырту, сәламәтлекне ныгыту өчен су эчәргә киңәш итәләр, ә суның температурасы нинди булырга тиешлеген беләсезме?

Салкын су организмны суыта, сафландыра. Ул эссе көннәрдә яки спорт белән шөгыльләнгәннән соң файдалы. Салкын су эчү майлы ризыкны тоткарлый, ашкайнату эшчәнлеген начарландыра.

Җылы суның организмга файдасы күбрәк. Ул сусауны тизрәк баса. Шуңа җәен эчәсе килсә, шешенү куркынычы булса, бүлмә температурасындагы су эчәргә киңәш итәләр. Җылы су ашкайнату эшчәнлеген яхшырта. Баш өянәгеннән тилмерүчеләргә җылы су эчәргә кирәк. Ул кан әйләнешен яхшырта, корсак мускулларының киеренкелеген киметә. Эч катудан тилмерүчеләр салкын су эчмәсен.

Салкын тигәндә дә җылы су эчәргә тырышыгыз. Ул какырыкны тизрәк куптара, терелергә булыша. Җылы су матдәләр алмашын яхшырта, ябыгырга ярдәм итә. Суның калориясе юк, шул ук вакытта ул аппетитны киметергә сәләтле.

Чыганак: "Тәмлетамак"

Фото: https://pixabay.com

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: