Туганайлар

Суганның кабыгы да файдалы

Суганның кабыгын ташларга ашыкмагыз

КАРА ЧЕРЕКТӘН САКЛЫЙ

Үсемлекләр кара черек авыруына бирешмәсен өчен суган төнәтмәсе ярдәм итә. Суган кабыгына бер литр су салып, бер тәүлек төнәтегез. Сөзеп, һәр 6 көн саен 2-3 тапкыр әлеге суны сибегез. Төнәтмә туфрактагы зарарлы микрофлораны үтерә, аны микроэлементларга баета.

КОРТКЫЧЛАРГА КАРШЫ

Шулай ук гөблә, пәрәвез бете кебек корткычларга каршы да суган кабыгының файдасы зур. Бер чиләк коры суган кабыгына 2-3 л җылы су салып, 3-5 тәүлек төнәтергә кирәк. Тиешле вакыт үткәч, төнәтмәне сөзеп, кер сабыны кушыгыз (1 л суга 2 гр сабын исәбеннән). Сибәр алдыннан төнәтмәгә 1:2 нисбәтендә су өстәргә кирәк. Өч литр суган төнәтмәсе унышар литр агулы химикатны алыштыра.

ГӨБЛӘГӘ "ЭКСПРЕСС-СУГЫШ"

Әгәр гөбләгә каршы кичектергесез ча­ра күрергә кирәк икән, башка төнәтмә яса­ла. 200 гр суган кабыгына 10 л җылы су коеп, 12-15 сәгать төнәтергә. Сөзеп, су куш­мыйча корткычларга сибәргә кирәк.

ПАРНИКТА ЧЕБЕН-ЧЕРКИ БУЛМАСЫН ДИСӘГЕЗ

Парник эченә суган кабыгы кайнатылган су (кабыгы да шунда калырга тиеш) куегыз. Вакыт-вакыт әрем себеркесе белән яшелчәләргә суган душы кертегез.

Чыганак: https://akcharlak.com

Фото: https://pixabay.com/ru/

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: