Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Сирәк үзләштерелә торган кирәкле һөнәрләр

Булачак һөнәрегез турында уйлап баш ватасызмы? Иң үзенчәлекле һөнәрләр исемлеген төзедек

Дөнья бер урында гына тормый, алга омтыла. Технологияләр үсә, яңа мөмкинлекләр ачыла, үзенчәлекле һөнәрләр барлыкка килә. Шул ук вакытта, имтиханнар биреп, мәктәп бусагасын атлап чыгучылар уку йортларын сайлау турында баш вата. Бүген без сирәк үзләштерелә торган, әмма бик тә кирәкле һөнәрләр рейтингын төзедек.

Очучы. Бу һөнәр физика фәне һәм очкычлар белән кызыксынучыларга туры килә. Очучылар дәүләт һәм шәхси авиакомпанияләрдә эшли, шәхси һава судноларының персональ пилотлары була, вертолетлар һәм самолетлар җитештерү белән шөгыльләнүче оешмаларда сынау очышлары белән шөгыльләнә ала. Очучы булу өчен урта махсус, яисә югары уку йортын тәмамларга кирәк.

Китапханә фондын реставрацияләүче. ЮНЕСКО мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә Россия документ фондының 40 %ы начар хәлдә. Аларны яңарту һәм торгызу эше белән реставрацияләүче шөгыльләнә. Квалификацияләрен күтәргәннән соң, әлеге вазифада китапханәчеләр эшли ала.

Арборист, ягъни агач белгече. Әлеге үзенчәлекле һөнәр биология һәм ботаника белән кызыксынучыларга туры килә. Урманчыдан аермалы буларак, арборист агачларны планлы тикшерү, сезонлы санитар кисүне үткәрә, кирәк булганда яраларны эшкәртә, начар хәлдәге агачларны ачыклый. Югары уку йортларында арбористика буенча махсус курслар бар.

Шоколад инженеры, яисә шоколатье. Шоколадта тәм генә түгел, матур формалар да бәяләнә. Шоколад инженеры яңа рецепт уйлап таба һәм аның буенча җитештерү технологиясен эшкәртә. Кондитер көллиятен тәмамлаган кеше махсус курслар үтеп шоколатье була ала.

Робототехника буенча программист, роботларның программаларын җитештерүче белгеч. 21 гасырда көннән-көн популярлашып баручы һөнәрләрнең берсе. Физика, математика, сызу һәм информатика белән мавыгучыларга бик яхшы туры килә. Әлеге өлкәдә яхшы белгеч булу өчен «мехатроника һәм робототехника» юнәлеше буенча югары белем алырга кирәк.

Табиб-подолог — дерматология һәм хирургия киселешендә барлыкка килгән юнәлеш. Әлеге һөнәр иясе табан асты авыртуларын дәвалау һәм профилактикалау, тырнак пластиналарын коррекцияләү белән шөгыльләнә. Подологка шулай ук аяк киеме сайлаганда мөрәҗәгать итәргә була.

Табиб-генетик — нәселдән килгән авыруларны диагностикалау һәм дәвалау белән шөгыльләнүче тар белгеч. Ул тумыштан килгән авырулар белән бәйле күп кенә мәсьәләләр буенча пациентларга консультацияләр бирә. Әгәр сүз карындагы баланың сәламәтлеге турында барса, табиб нәселдән күчәргә мөмкин булган авыруларны билгели, аларны профилактикалау һәм дәвалауның иң нәтиҗәле ысулларын таба. Әлеге өлкәдә белгеч булыр өчен медицина югары уку йортын тәмамларга кирәк.

Хайваннар психологы. Әйе, кешеләр генә түгел, хайваннар да психологка мохтаҗ. Әлбәттә, әлеге профессияне үзләштерү өчен хайваннарны яратырга кирәк. Зоопсихологларны кыргый җәнлекләр дә, йорт хайваннары да кызыксындыра. Алар хайваннарның үз-үзләрен тотышында булган аномалияләрне тикшерәләр. Зоопсихологлар фәнни-тикшеренү институтларында, кинология үзәкләрендә һәм шәхси оешмаларда эшли. Мондый белгечләрне психология факультетларында һәм авыл хуҗалыгы академияләрендә укыталар. 

Чыганак: Интертат

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев