Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Салкын тиюдән сакланыйк

Көзнең бу соңгы аенда организмның чиргә каршы торучанлыгын ныгыту чараларын онытмыйк.

Бу уңайдан, көзге салкын тиюдән саклану һәм иммунитетны ныгытуның бер чарасы буларак, Роспотребнадзор түбәндәге эчемлекләрне кулланырга киңәш итә. Әлбәттә, башта әле табиб белән киңәшләшергә кирәк

Имбирь яки балан кушып ясалган сырганаклы (облепиха) чәй. Аңа лимон телеме салып, бал каба-каба эчсәң һәм моны гадәткә кертсәң, салкын тию дигәне синнән ерак йөрер.

“Берберский” чәе дә файдалы булыр. Аның өчен гадәти яки яшел чәйгә төелгән кедр чикләвеге һәм бөтнек салырга кирәк.

Шулай ук, җиләк-җимеш суы эчәргә дә гадәтләнегез. Кара карлыган компоты аеруча файдалы. Ул компотка корица, кардамон һәм бадьян өсти аласыз. Безнең як җимеше булмаса да, базардан сатып алып, фейхоа белән айва компоты ясап эчсәгез дә яхшы.

Нарат җиләге (брусника) кушылган кайнар эчемлек тә ясап карагыз. Аның өчен шикәр сиробы кайнатып, шуңа кардамон, корица, лавр яфрагы һәм берничә бөртек кара борыч салып кайнатып чыгарыгыз. Нарат җиләгенә бөтнек кушып, яхшылап изегез һәм шул катнашманы шикәрле сиропка салып, акрын утта 20 минут кайнатыгыз. Өстен каплап бераз тоткач, сөзеп, бал белән лимон салып эчәргә була.

Мүк җиләкле (клюква) эчемлекнең дә иммунитетны ныгытуда ярдәме тияр. Мүк җиләге, апельсин һәм алма согы, ярты лайм согы, вак итеп туралган имбирь, корица һәм мускат чикләвеген бергә кушып болгатабыз. Газ өстенә куябыз һәм кайнап чыгар хәлгә җиткәч, газны киметеп, 10-15 минут акрын утта тотабыз.

Киптерелгән җиләк-җимешле эчемлек. Кипкән җиләк-җимешне юып темоска саласыз, чабрец һәм бал өстәп, кайнар су коясыз. Өч сәгатьтән соң эчәргә ярый.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев