Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Салат ясау серләре

Бу киңәшләргә колак салсаң, салатларың тәмле килеп чыгар

1. Барлык ингредиентларны да бертөрле итеп турарга кирәк. Мәсәлән, шакмаклап, саламлап яки ярымбоҗралап. Болай салат тәмлерәк тә, матуррак та килеп чыга.
2. Чи яшелчәләрне пластик яки пыяла кунада турагыз. Агач куна сок һәм исләрне сеңдерә.
3. Яшелчәләрне табынга бирер алдыннан гына турарга киңәш итәбез. Чөнки аларда кояш нурлары тәэсирендә, С витамины таркала башларга мөмкин. 
4. Салат ясаганда, башта җылы ингредиентларны суытырга кирәк. Шунсыз салкынын кушарга ярамый. Болай эшләмән очракта,  салат тиз бозыла.
5. Салатка әз генә сарымсак тәме кертәсегез килсә, ясап бетергәч, аңа сарымсак ышкылган ипи кисәге тыгып торыгыз.
6. Әзер салатны пыяла яки эмаль савытка салырга кирәк. Суыткычта 12 сәгатьтән дә артык сакларга ярамый.
7. Тозны бары тик табынга чыгарыр алдыннан гына сибегез. Бу очракта, салат суланмый.
8. Салатны бизәгәндә, аның составында булган ризыклар гына кулланыгыз. 

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев