Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Роспотребнадзор эпидемия вакытында өй җыештыру өчен киңәшләр чыгарды

Бу турыда ведомство сайтында язылган

Өйдә идәннәрне яхшылап чылатып юарга кирәк икән. Гаиләдәгеләр барысы да сәламәт булса, идәнне атнасына 2-3 тапкыр, берәр кеше авырый башласа көн саен чылатып юу һәм хлорлы антисептик куллану хәерле.

Ишек, шкаф тоткалары, ут сүндергечләр, көнкүреш приборлары һәм башкалар спиртлы эремә яки хлорлы катнашма белән сөртелергә тиеш. Мондый эремәдә спирт күләме 70 проценттан ким булмасын. Шулай ук бу әйберләрне сабынлы су белән юсаң да яхшы була. 

Урамнан керә торган ишек тоткасын сөртү кагыйдәсе башкачарак: аны өйгә керүгә үк (кулны сабын белән юганчы) сөртергә кирәк. 

Фатирдагы кешеләр барысы да сәламәт булган очракта, өйдә тотыла торган башка предметларны көненә бер тапкыр дезинфекцияләргә кирәк. Әгәр өйдә авырган кеше булса, әйберне тоткан саен дезинфекцияләү хәерле.

Су краннарын һәм раковиналарны чистартканда көнкүреш химиясе кайнар су белән тулысынча чистартылып беткәнеме икәнен тикшерегез. Ванна бүлмәсен чистарту өчен хлорлы дезинфекция чаралары кулланыгыз.

Чыганак: Интертат

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев