Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Питрауга кадәр җыегыз

Җәйнең хәзер файдалы үләннәр җыю өчен иң яхшы вакыты. Безнең керәшеннәр, элек-электән, Питраудан соң үләннәр файдалы үзлекләрен югалта дип ышанганнар. Түтиләр урманга, болыннарга барып, 12 июльгә кадәр төрле дәва үләннәре җыйганнар. Сез дә файдалы үләннәрне вакытында җыеп калырга тырышыгыз

Сары мәтрүшкә – ашкайнатуны һәм йөрәк эшчәнлеген, күз күремен яхшырта, салкын тигәндә кулланыла.

Җир җиләге организмдагы матдәләр алмашын көйли, эч кибүне булдырмый, ангина вакытында булыша.

Әрекмән тамыры чәчне ныгыта. Әрекмән тамыры кавыктан арынырга булыша. Тире, ашказаны, эчәклек, буын авыруларыннан файдалы. Әрем какрыкны чыгара, матдәләр алмашын көйли, майларны яндыра, ябыгырга булыша.

Клевер чәчәге (аны тукранбаш, баллыкай дип тә йөртәләр) төнәтмәсен бавыр авыртканда, ютәл төшкәндә, эч киткәндә кулланалар. Шулай ук, ревматизм, подагра, туберкулез, пневмониядән дә файдасы бар. Хатын-кызларга күрем вакытында, климакс чорында (әгәр үзләрен начар хис итсәләр), клевер төнәтмәсе эчәргә киңәш ителә. Файдалы үләннәрне җил үтәли йөри, ә кояш төшми торган урында киптерергә, чүпрәк янчыкта яки пыяла савытта сакларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев