Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Өй җыештырганда вирусларны бетерү өчен нинди чара кулланырга кирәк?

Галимнәр коронавирусның төрле өслекләрдә 17 көнгә кадәр яши алуын ачыклаган

Әлеге кыйммәтле мәгълүматны Diamond Princess лайнерын өйрәнгәндә тапканнар. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Кораб берничә атна портта торды. Аның пассажирлары 1 мартта гына җиргә төште һәм 14 көнгә карантинга китте. Дезинфекцияли башлаганчы, галимнәр төрле өслекләрдәге микроорганизмнарны тикшерүгә алган.

COVID-19 вирусы башка коронавируслардан аерылмый диярлек. Бакыр өслектә ул 46 минуттан, катыргыдан өч сәгать ярымнан соң юкка чыга. Иң озак вакыт бу вируслар корыч һәм пластик өстендә саклана.

Өйдә вирустан саклану өчен вирусологлар берничә киңәш бирә. Идән, савыт-саба юганда куллана торган гадәти һәм традицион антисептиклар, сабын кулланырга кирәк.

«Бу тышчалы (оболочный) вирус , аны липидлар бик тиз эретә. Шуннан соң бу вирус инфекция китереп чыгара алмый», — дип киңәш итә вирусолог.

Чыганак: Интертат

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев