Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Нинди ризыклар күзне сукырайта ала?

Күз күремен бозарга мөмкин булган ризыклар исемлеге

Күзне гаджет һәм телевизор гына түгел, ә кайбер ризыклар да боза икән. Бу турыда «Челнинские известия» сайты хәбәр итте.

Кофе - әгәр көненә ике-өч чокыр кофе эчсәң, күздә кан әйләнешен тәэмин итә торган кан тамырлары кысыла.

Ак ипидә рафинадланган крахмал күп. Шуның аркасында ашказаны асты бизе инсулинны күп итеп бүлеп чыгара. Инсулин күз алмасына тискәре йогынты ясый, күз күреме бозыла.

Күп итеп тоз ашаган кешеләрнең организмыннан сыеклык начар бүленеп чыга, күз эчендәге басым арта. Бу исә катаракта авыруы китереп чыгарырга мөмкин.

Исерткеч эчемлекләр кан тамырларын тарайта. Тамырлар спазмы күзләр өчен бик зыянлы, шуңа күрә алкоголь кулланмау хәерле.

Тиз эшкәртелә торган углеводлар — баллы ризыклар, камыр продуктлары, фаст-фуд. Алар инсулин бүлеп чыгаруны арттыра һәм күзләрнең сетчаткасы таркала.

Чыганак: Интертат

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев