Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Ни өчен йоклаганда аяклар юрган астыннан чыгып торырга тиеш?

Белә идегезме: Төнгә җылы оекбаш киеп яту бөтенләй дә ярамый.

Йоклаган вакытта кешенең аяклары юрган астыннан чыгып торырга тиеш. Төнгә җылы оекбаш киеп яту бөтенләй дә ярамый. Бу турыда  «Челнинские известия» хәбәр итте.

Йоклаганда тән температурасы бераз төшә. Организм бераз гына суынырга тели, чөнки эчке системаларның эшчәнлеген табигый юл белән акрынайтып, нормаль йокы өчен шартлар тудырыла. Тулысынча юрган белән ябынып яткан кешеләр артыгын җылына, тирли, аларның йокысы бозыла.

Табиблар фикеренчә, кешеләрнең азы гына 15-18 градус температуралы бүлмәдә йоклый. Бу — йокы өчен оптималь температура. Гәүдәнең җылылыгы нәкъ менә аяклар аша суынырга тиеш. Аяклар юрган астыннан чыгып торса, организмга тән температурасын көйләү җайлырак була, йокыга комачаулый торган артык җылылык чыгып бетә, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев