Туганайлар

Кышын машина "дворнигын" өскә күтәреп калдырырга кирәкме?

Кар яуганда, кайбер машина йөртүчеләр тәрәзә чистарта торган җайланма — «дворник"ларны өскә таба күтәртеп калдыралар

Алар фикеренчә, болай эшләгәндә «дворник» тәрәзәгә ябышып катып китми; аңа кар, боз ябышмый. Ябышкан чистарткычны тартып алганда, резина бозылмый. Машинаны кабызгач, тәрәзә чистарткычны эшләтеп җибәрү механизмы да ватылмый дип саныйлар.

Әмма белгечләр башкача уйлыйлар. "Дворник"ларны өскә таба озак күтәртеп тору - механизмга зыян китерә. Аның пружинасы тартылып йомшара. Җайланма тәрәзәне яхшылап чистартмый башлый. Шулай ук, бозлы тәрәзәне чистартканда, чистарткычның резина өлеше бозыла дигән сүз дә дөреслеккә туры килеп бетми. Резина өлеше ком һәм пычрак чистартканда күбрәк ватыла.

«Дворник»ларны күтәртеп калдырудан файда юк. Алар барыбер бозлы тәрәзәне чистарта алмаячак. Кар һәм боз яткан тәрәзәне кул белән чистартасы була.

Заманча машиналарда тәрәзә чистарткычны җылыту җайланмасы бар. Аны җибәргәч, бозлы тәрәзәгә шыплап ябышкан чистарткыч та берничә минуттан үзе куба.

Ә бик түземсезләргә кыргыч һәм щетка алып үзләренә чистарта кирәк була. 

Чыганак: Интертат

Фото: https://pixabay.com/

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: