Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Дөгеле салат рецепты

Кышка дөгеле салат ясыйбыз

Кирәк булачак:

 Помидор – 300 г, Кәбестә - 400 г, Кишер – 2 д, Башлы суган – 2 д, Дөге – 200 г, Сарымсак – 2 тр, Үсемлек мае – 100 мл, Серкә – 3 аш.к, Тоз – 0,5 чәй кашыгы, Шикәр комы – 1 чәй кашыгы, Тәмләткечләр – тәменчә куллану.

Әзерләү процессы:

 Яшелчәләрне чистартабыз һәм юабыз. Суганны ярымтүгәрәкләргә, кишерне шакмаклап, кәбестәне озынча турыйбыз. Тирән табага үсемлек мае салабыз һәм кызганын көтәбез. Табага суган, кишерне салып, йомшак хәләткә килгәнчә кыздырабыз. Табага туралган кәбестәне салабыз. Кәбестә пешкәннән соң шакмаклап туралган помидорны өстибез. Помидорларның сулары чыксын өчен, 7-10 минут әкрен утта пешерәбез. 

Салатны болгатырга онытмыйбыз. Дөге салып җибәрәбез. Тоз, шикәр комы, сарымсак, тәмләткечләр салабыз, ул салатның кислотасын алачак. Барысын бергә болгатабыз һәм 25 минут пешерәбез. Әгәр дөге үзенә суны җыйган булса, бераз кайнаган су салып җибәрегез, алайса салат коры булырга мөмкин. Хәзер менә серкәне салып җибәрәбез һәм 2-5 минутка утта калдырабыз.

Әзер салатны парланган банкаларга салабыз һәм капкач белән ябып куябыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев