Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Кыш көнендә машина бензинны артык яндырмасын өчен җиде киңәш

Салкында двигательне, салонны җылыту, юлларның торышы да ягулык сарыф итүне арттыра

Кыш көне автомобильдә йөргәндә яулыкны сакчыл куллану өчен киңәшләрне автомобильчеләр өчен «За рулем» журналы хәбәр итте.

Кыш көне двигательне, салонны җылыту, төрле электр җылыткыч җайланмалар куллану бензинны сарыф итү артуга китерә. Ягулыкны сакчыл файдалану өчен түбәндәгеләрне истә тотарга кирәк.  

1. Двигательне озак җылытмагыз. Машинаны кардан чистартканда двигатель эшләп тору җитә. Аннары хәрәкәт итә башлагач бик тиз куып китмәгез. 

2. Кузовтан бөтен карны да чистартып бетергез, шул очракта автомобиль җиңелрәк була, җилгә каршы тору кими.

3. Машинаның шиналарында һава басымын тикшереп торыгыз, салкында басым кими. Тәгәрмәчтә басым кимү тәгәрәгәндә каршылык артуга, ягулык күп сарыф ителүгә китерә.

4. Моторга үзлелеге азрак булган май салыгыз.

5. Ягулык азрак сарыф ителсен өчен, машинага махсус автоҗәймә ябарга да була. Бу япма двигательне тизрәк җылыту, мотор акрынрак суыну өчен кирәк. 

6. Машинадагы артык җайланмаларны, мәсәлән, түбәдәге багажникны алып куегыз.

7. Машинаны салмак кына йөртегез, кирәк-кирәкмәс урында тизләнеш бирмәгез, диелә бу хәбәрдә. 

Чыганак: Интертат

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев