Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Иң тәмле кычыткан ашы рецепты

Кычыткан сугыш елларында әби-бабаларыбызны ачлыктан коткаручы үлән. Ул витаминнарга бик бай.

Без сезгә кычыткан ашы рецептын тәгъдим итәбез. Моның өчен 3 стакан ит шулпасы, 100 г кычыткан, 1 кишер, 1 баш суган, яшел суган, 2-3 бәрәңге, 2 йомырка, каймак кирәк була. Кычытканны сайлаганда, яшьрәк яфраклыларын сайлагыз. Кычыткан яфракларын юып, 2-3 минутка кайнап торган суга салып алабыз да өстенә салкын су коябыз. Суы саркыгач, кычытканны вак итеп турыйбыз. Шул арада суган, кишерне табада үсемлек мае белән кыздырабыз. Шулпада башта бәрәңгене пешерәбез. Аннан соң кыздырылган кишер белән суган, алар пешеп чыккач, кычытканны салабыз. 10 минут чамасы пешергәч, сүндерәбез. Ашка пешкән йомырканы турап сабыз. Ашка тәмләткечләр дә өстәргә мөмкин. Табынга куйганда каймак салып бирәбез. Ашларыгыз тәмле булсын!

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев