Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Кул биреп күрешкәндә коронавирус иярәме?

Ничек үзеңне сакларга соң?

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белдерүенчә, кул биреп күрешкәндә вирус йокмый. Шуңа куркырга кирәкми. Ләкин бер искәрмә бар: ике кеше дә кулларын юган булырга тиеш. Кулларны яхшылап юу гына вирус, бактериаль авырулардан ышанычлы саклый. Бу хакта РИА Новости яза.

Коронавирус таралмасын өчен оешма җитәкчеләренә эш урыннары гигиенасына һәм чисталыгына игътибар итәргә кушалар. Өстәлләр, урындыклар, телефоннар, клавиатуралар, култыксалар һәм ишек тоткалары даими сөртелеп торырга, ә дезинфекция чаралары гел кул астында гына булырга тиеш.

Вирус йоктырудан саклану өчен кешеләргә кулларын ешрак юарга, авыру ихтималы булган кешеләр белән кул кысышудан һәм башка якын контактлардан сакланырга кирәк. CDC битлекләрен киеп йөрү вирус йоктырмаган кешеләр өчен әллә ни нәтиҗәле алым түгел. Беренчедән, медицина битлекләренең COVID-19 вирусын үткәрмәве исбатланмаган. Икенчедән, күпчелек кеше битлекләрне дөрес кулланмый, еш кына аны күчерә, ача һәм битләренә кагылалар. Ләкин әз генә булса да хәлсезлек сизгән кешеләр өчен битлек киеп йөрү мәҗбүри, дип кисәтә табиблар.

Чыганак: Интертат

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев