Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Кәрәзле телефонның зыянын киметү өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Бүгенге көнне кәрәзле телефоннарсыз күз алдына китерү кыен. Кем өчендер телефон аралашу чарасы гына булып торса, күпләрнең эшчәнлеге телефон белән тулаем бәйле

Телефоннан сөйләшкәндә күзлекне ни өчен салырга кирәк?
Кәрәзле телефоннар бер яктан кулланырга уңайлы булса, икенче яктан сәламәтлеккә зур гына зыян сала. 

Зыянны аз гына булса да киметү өчен, түбәндәге киңәшләргә игътибар итәргә кирәк.

Телефоннан сөйләшкәндә сүзне кыскарак тоту һәм берничә минут саен трубканы бер колактан икенчесенә алмаштырып тору зарур.

Әгәр озак сөйләшергә туры килә икән, бу очракта колакчыннар яки телефон өчен гарнитуралар кулланырга мөмкин.

Мөмкинлек булса, баш тирәсенә китермичә, тавышландыргычтан сөйләшү яхшырак булыр.

Күзлек киючеләргә күзлекләрен салып сөйләшергә киңәш ителә, чөнки күзлекнең мелалл саплары электромагнит кырының көчлерәк эшләвен таләп итә һәм шуның нәтиҗәсендә башның нерв тамырларына зыян килә.

Балаларга уйнау өчен телефон тоттырмау хәерле.

Элемтә начарланса яки бөтенләй ишетелмәсә, элемтәне тизрәк өзәргә киңәш ителә. Чөнки телефон радиоешлыкларны тотарга теләп, тагын да «көчәнәчәк» һәм сәламәтлеккә зыянны күбрәк салачак.

Язу өстәле артында утырганда телефонны үзеңнән ярты метр читкәрәк куярга кушыла.

Төнгә башка бүлмәгә чыгарып кую яки бөтенләй сүндерү яхшы.

Зарядкадагы телефонны үз яныңа куймаска киңәш ителә.

Зарядка җыю
Телефонны зарядкага куйганда тышлыгын салдырырга. Бу телефонны кыздырудан саклый. Зарядкага телефонны бөтенләй сүндереп кую яхшы. Аккумуляторга көч әзрәк киләчәк.

Телефонның үзенең кабельләрен генә кулланырга, әгәр алар яраксызга чыкса, шул ук җитештерүче фирманыкын алырга.

Телефон зарядка җыйганда аны мендәр астына салмаска, башка әйберләр белән капламаска. Кызып, янгын чыгуы бар.

Зарядка алган вакытта телефонны бөтенләй кулланмаска.

20-80 % аралыгын даими сакларга, ягъни зарядканы 20 %тан төшермәскә, 80 %тан арттырмаска киңәш ителә. Болай иткәндә, телефон аккумуляторы озаккарак чыдар.

Телефонны кайда йөртсәң, нинди куркыныч яный?
Арткы чалбар кесәсендә телефон йөртү аякта һәм ашказанында авырту барлыкка китерергә мөмкин.

Ир кешеләрнең телефонны чалбар кесәсендә йөртүе нәтиҗәсендә мәнинең сыйфаты һәм саны кимүен ачыкланган.

Күкрәк турысында йөрткән телефон нурланышыннан күкрәкләрдә рак авыруы барлыкка килүе бар.

Телефонны биткә терәп сөйләшсәң, кулдагы бактерияләр, микроблар биткә күчә.

Телефон йөртә торган иң куркынычсыз урын булып сумкалар яки куртканың аскы кесәсе санала. 

Чыганак: Интертат

Фото: https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X