Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Көн саен юынырга ярыймы?

Табибларның күбесе көн саен душта һәм ваннада юыну мәҗбүри түгел, хәтта зыянлы дип саный

Башкалары исә сирәк юыну тире авырулары китереп чыгарырга мөмкин дип әйтә. Бу хакта "Звезда" каналы хәбәр итте.
"Медикфорум"да чыккан язмада көн саен юыну махсус юыну чаралары җитештерүчеләр өчен генә файдалы дип әйтелә. Гельләр, шампуньнәр ясаучылар кешеләрнең көн саен юынуыннан файда күрә. Алар кешеләрнең сәламәтлеген кайгыртмый, ә үзләре турында уйлый, диелә бу хәбәрдә. 
Табиб-дерматолог Екатерина Вертиева фикеренчә, көн саен юынырга кирәк. Әгәр кеше сирәк юынса, авырулар, мәсәлән, бетчәләр, барлыкка килергә мөмкин.
"Гадәттә бу кешеләрдә фолликулитлар барлыкка килә. Шуңа күрә көн саен юынырга кирәк. Әгәр тәнегез бик коры булса, махсус чаралар куллану кирәк", - ди ул.

Табиб-дерматолог фикеренчә, псориаз, атопик дерматит кебек тире авыруларыннан интегүчеләр өчен махсус юыну чаралары бар. "Бу юыну өчен майлар, алар гель урынына кулланыла. Алар тән тиресен зарарламый, киресенчә, саклагыч элпә барлыкка китерә", - ди ул.
Кайнар ванналар йөрәк өянәге китереп чыгарырга мөмкин. Моның белән Вертиева да килешә
"Ваннада су кайнар булмасын, җылы суда 10-15 минут ванна керү файдалы. Бик кайнар су йөрәк-кан тамырлары патологиясе килеп чыгу ихтималын арттыра", - дигән Вертиева.

Чыганак: Интертат

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев