Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Иртә өлгергән җиләкләрнең нинди куркынычы бар?

Май аенда һәм июнь башында җиләк сатып алганда нәрәсләрне истә тотарга?

АиФ.ru Россия кулланучылар сынаулары институты югары киңәше рәисе Ирина Виноградованың ничек җиләк сайларга дигән киңәшләрен бирә.

1. Кибетчеләр никадәр генә ышандырырга тырышса да, май аенда сатылган 90 процент җиләкнең безнең илнеке икәненә ышанмагыз. Ул чит илдән кайтартылган. Безнең илдә җиләк июнь азагында өлгерә.

2. "Нитратлы" яки "нитратсыз" дигән сүзләр - дөрес түгел. Чөнки нитратлар теләсә кайсы җиләктә бар. Авыр хуҗалыгы предприятиеләре җиләкне нитратлы ашламалар белән ашлый, шуңа күрә алар бөтен төр җиләкләрдә дә була. Әмма дөрес итеп ашламаганда, җиләк тизрәк өлгерсен өчен ашламаларны күпләп кулланганда, нитрат күләме арта.

3. Гаҗәп, әмма факт - җимешләрдә, яшелчәләрдә күпме нитрат норма, күпмесе артып китә икәне турында документ кабул ителгән. Ә җиләккә - юк. Шуңа күрә "күп нитратлы җиләк" дигән гыйбарә гомумән була алмый. Шулай да күпме нитратның зыянлы икәне билгеле. 5-6 яшьлек бала көненә 50 мг артыграк нитрат кабул итәргә тиеш түгел. Мәсәлән, җиләкнең бер килограммында 180 мг нитрат була икән һәм бу җиләкне ике бала ашап бетерә икән, димәк, алар мөмкин булган нормадан ике тапкырга күбрәк нитрат кабул иткән дигән сүз. 

4. Организмда нитрат нитритка әйләнә. Канга эләккәч, ул гемоглобинны метгемоглобинга әйләндерә, анысы исә кислородны һәм углекислый газны "ияртеп" йөри алмый, шул сәбәпле, органнарда кан әйләнеше начарая. Нитрит күп булса, аллергия һәм матдәләр алмашы бозылуга китерә. Нитрат белән агуланганда исә эч китә, кеше косып авырый. 

5. Нитрат күп икәнен җиләкне махсус прибор белән тикшереп була. Әгәр инде приборыгыз юк икән, җиләкнең төсенә игътибар итегез. Аның төсе табигатьтә булмаганча, "пластик" кыяфәтле булса һәм химия исе килгән кебек икән, сатып алмагыз. Иң дөресе - сезон башланганчы җиләкне гомумән сатып алмау. 

6. Җиләк тиз бозыла торган продукт. Бүлмә температурасында ул 8 сәгать кенә саклана ала, аннары бозыла башлый - формасын югалта, суы агып чыга. Әгәр дә җиләк иртәдән кичкә кадәр прилавкада ята һәм бозылмый икән, димәк, аны химик препаратлар белән эшкәрткәннәр.

Ничек итеп нитратлардан котылырга? 

1. Сатучыдан сертификат сорагыз. Сертификаты булмаса, сатып алмагыз. Сатучы "Осланнан" дияргә мөмкин, ә чынлыкта бу Кытай яки Чили җиләге булып чыга. Гадел сатучы сертификатны шунда ук күрсәтә.

2. Өегезгә кайткач, җиләкләрне юыгыз. 

3. Җиләкне матур булганы өчен сатып алмагыз. Матур булган җиләк, гадәттә, химик эшкәртелгән була. Бездә үстерелгән җиләк тартмасында яфраклары да эләгә, чөнки аны аппарат эшкәртмәгән. 

4. Бездәге җиләк зур формада булмый һәм шулай ук формасы төрлечәрәк була. Чит илнеке зур һәм матур формалы була. 

5. Бик куе төстәге, каты җиләк икән - димәк, аны селитра белән эшкәрткәннәр. 

6. Җиләкнең кыяфәте сусыл, әмма тәме юк икән, димәк, аны химик юл белән өлгерткәннәр.

"Интертат"
Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев