Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Иммунитетны ныгыту өчен алты киңәш

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, кешеләрнең нибары 10 проценты бөтен авырулардан диярлек яклый торган көчле иммунитет белән мактана ала.

Тагын 10 проценты тумыштан килгән иммунодефицитка ия – бик еш авырый. Калган 80 процентының иммун системасы көче яшәү шартларына һәм рәвешенә бәйле. Иммун системасын сакларга һәм ныгытырга 6 гади кагыйдә ярдәм итәчәк. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
1.Тулы кыйммәтле сәламәт тукланырга.
2. Яхшы җилләтелгән бүлмәдә тәүлегенә кимендә 8 сәгать йокларга.
3. Организмдагы файдалы бактерияләрнең үсүен арттыручы продуктлар: суган һәм суган-порей, сарымсак, артишок һәм банан ашарга.
4. Иммунитетны күтәрүче эхинацея, женьшень, солодка, элеутерококк, лимонник кебек табигый чараларның үлән төнәтмәләрен эчәргә. Аларны дәвалау максаты белән дә, профилактика максаты белән дә кулланырга мөмкин.
5. Йөзү, коену һәм контраст душлар ныгырга ярдәм итәчәк. Югары һәм түбән температураларны чиратлаштыру – иммун системасы өчен искиткеч тренировка. Мунчаның һәм саунаның яхшы чыныктыргыч тәэсире бар. Мунчага яки саунага йөрү мөмкинлеге булмаса, гадәти контраст душ керергә була.
6. Физик күнегүләр файдалы: гимнастика, аэробика, фитнес, йөгерү, йөзү, озак вакыт җәяү йөрү, шейпинг, тренажерлар.

Чыганак: Интертат

Фото: https://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев