Туганайлар

Имбирьның файдасы бик күп

Имбирь холестеринны киметә, акыл эшчәнлеген яхшырта, ябыгырга булыша

Холестеринны киметә

Имбирьны көндәлек рационга кертү кан тамырларын чистарта, холестеринны киметә. Аның составында гинерол бар. Ул диабеттан, артык авырлыктан, кан басымы күтәрелүеннән булыша.

Ябыгырга булыша

Имбирь ябыгырга да булыша. Шуңа күрә аны төрле салатларга, чәйгә салырга киңәш итәләр Диетологлар фикеренчә, имбирь матдәләр алмашынуын яхшырта. Ул май клеткалары таркалуына китерә, шул рәвешле гәүдәне төз һәм матур итә. Шунлыктан аны даими кулланучылар артык авырлыктан интекми.

Акыл эшчәнлеген яхшырта

Имбирь канны сыеклату үзлегенә ия. Шунлыктан ми кислород белән яхшырак тәэмин ителә. Нәтиҗәдә акыл эшчәнлеге һәм хәтер яхшыра.

Бактерияләргә каршы көрәшә

Имбирь — табигый антисептик. Ул бактерияләргә каршы көрәшә, ялкынсынуны баса. Шунлыктан күп кенә бактериаль авыруларны булдырмаска ярдәм итә.

С витамины чыганагы

Имбирь С витамины чыганагы булып тора. Шунлыктан ул грипп һәм салкын тиюне башлану этабында бетерү сәләтенә ия. Имбирьны рационда булдыру авырулардан профилактика да санала.

Имбирь - энергия чыганагы

Имбирь, кофе кебек үк, көч һәм энергия бирә. Өстәвенә: анда кофеин да юк.

Чыганак: Интертат

Фото:https://pixabay.com/

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: