Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Яңа ел табынына

Кара су Куяны елын каршылаганда табында җиләк-җимеш, яшелчә күп булса, яхшы.

Аны әле Мәче елы дип тә йөртәләр, шулай булгач, балык һәм бераз ит ризыгын да онытмагыз.

Гөмбәле, фасольле

Тавык ите – 400 грамм, консервланган фасоль – 1 банка, шампиньон гөмбәсе - 400 грамм, тозлы кыяр – 1 данә, сыр – 2 аш кашыгы, башлы суган – 1 данә, кара төстәге зәйтүн (маслина) – 7-8 данә, вак кишер – 1 данә.

Пешкән тавык итен шакмаклап турыйбыз. Гөмбәне телемләп турап, ак майда кыздырабыз. Кыярны, суганны вак итеп турыйбыз. Кишерне боҗралап турыйбыз. Сырны кыргычта уабыз.

Салатны түбәндәгечә ясыйбыз: 1нче кат – тавык ите, 2нче кат – суган, 3нче кат – кыяр, 4нче кат – фасоль, 5нче кат – гөмбә. Һәр катламның өстенә майонез сылыйбыз. Өстенә вак итеп туралган укроп, петрушка, сыр сибәбез. Иң соңыннан, кишер боҗраларын тезәбез һәм зәйтүн белән бизибез. 

Катламлы салат

Тавыкның пешерелгән түш ите – 2 кисәк, апельсин – 1 данә, төше алынган кара җимеш – 200 грамм, краб таякчыклары – 200 грамм, әстерхан яки миндаль чикләвеге – 0,5 стакан һәм майонез алабыз.

Кара җимешне суга салып ярты сәгать тоткач, токмач сыман турыйбыз. Чикләвекне ваклыйбыз. Краб таякчыкларын, тавык итен һәм кабыгыннан чистартылган апельсинны шакмаклап турыйбыз.

Сай тәлинкәгә, катлам-катлам итеп, башта – тавык ите, аннары туралган кара җимеш, майонез, чикләвек, апельсин, краб таякчыклары, майонез салып, салат өстенә краб таякчылары валчыгын сибәбез.

“Тутырылган” апельсин

Аны ясау өчен 5 зур апельсинны тигез итеп урталай икегә кисәбез. Эчен алып, сай тәлинкәгә салабыз һәм турыйбыз. Өстенә вак итеп туралган банан, мандарин, алма, киви һәм туңдырылган җиләк-җимеш, мороженое салып болгатабыз. Бу салатны апельсин кабыкларына тутырабыз. Өстенә уылган шоколад сибәбез.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев