Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Һава сафландыргыч сайлыйбыз

Квартирдагы, йорттагы тәмсез исләрне бетерү өчен иң яхшысы – һава сафландыргыч (освежитель воздуха).

Кибеттә һава сафландыргычларның ниндиләре генә юк. Кайберләрен бергәләп карап китик.

Аэрозоль баллоннардагы һава сафландыргыч. Тәмсез исне бетерә, бүлмә һавасын төрле хуш ис белән тутыра.

Туалет өчен махсус блок һәм стик. Аны унитаз боҗрасына беркетәләр. Туалет бүлмәсен хуш ис белән тутырып кына калмый, сантехника өчен менә дигән дезинфекция чарасы да...

Бүлмәләр өчен гель-дезодорант. Бүлмәне бик озак вакытта хуш исле итү мөмкинлеген бирә. Махсус декоратив рамка сатып алып, гель-дезодорант картриджын шуңа куярга була.

“Автомат” рәвештә һава сафландыргыч. Баллон эчендәге хуш ис тараткыч матдә, махсус җайланма ярдәмендә, әледән-әле бүлмәне сафландырып торачак.

Диффуз. Пыяладан яки керамикадан ясалган бәләкәй савыттагы сыеклыкка бамбук таяклары куела. Андый һава сафландыргыч бик тә нәтиҗәле. Бәләкәй бамбук таяклар күбрәк булган саен, хуш ис тә ныграк таралачак.

Туалет бүлмәсе өчен – ылыс һәм цитрус; аш бүлмәсенә – шоколад, ванил; кунак бүлмәсенә “Морской бриз” яки чәчәк исе килеп трган һава сафландыргыч яхшы була.“Антитабак”ка өстенлек бирүчеләр дә күп.

Диффузга тукталган очракта, агач исе килгәне кулайрак булмасмы...

Әгәр дә сәламәтлегегезне кайгыртсагыз, һава сафландыргыч сайлаганда, беренче чиратта, аның составында ацетон, лимонен, хлорметан, формальдегид, натрий бензоаты булмаганын алу ягын карагыз. Шулай ук, балалар бүлмәсендә һәм кухняда һава сафландыргыч сиптермәскә тырышыгыз.

Иң яхшы һава сафландыргыч – составында табигый хуш исле майлар булганы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев