Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Газ җиһазларын техник күзәтүгә ниләр керә

Ел саен һәр хуҗалыктан, техник күзәтү өчен дип, газ хезмәткәрләре акча җыя.

Бу сумманы нәрсә өчен түлибез? Техник күзәтүгә ниләр керә? Бәяләре ник арта?

“Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖнең матбугат бүлеге хезмәте әлеге сорауларга җавап бирә:
— Газ приборлары — тормыш өчен куркыныч җиһазлар. Төзек булмаган очракта, авария килеп чыга. Куркынычсызлык нормативларын исәптә тотып, ел саен техник күзәтү оештырыла. Йорт хуҗалары газ хезмәткәрләрен өйгә кертергә, барысын да күрсәтергә, җитешсезлекләрне әйтергә тиеш. Бу хезмәтнең бәясе төрле булырга мөмкин. Ул күпме һәм нинди җиһазлар куелуга бәйле. Әйтик, кемдер өйдә генә түгел, мунчада да газ яга.

Әйе, техник күзәтү бәяләре ел саен үсә. Чөнки газ хезмәте өчен тотыла торган бөтен кирәк-ярак хакы да артып тора. Техник күзәтү ясаучылар счетчикларны, газны визуаль тикшерә, герметик тоташтыру-аеруларны, кабызу-сүндерү җайланмалары, краннарның эшләвен, майланган булуын, газның бөтен режимдагы эшләү процессын, яндыргычларның пычрактан чистартылуын, төтен үткәргечләрне, тоташтыргыч торбаларның төзеклеген һәм башкаларны карый.

Ирек мәйданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев