Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Чистай ягы шагыйрәләренең бер кочак шигъри тәлгәшләре

Вера Новикова, Елизавета Цыганова һәм Анна Карликова шигырьләре.

Вера НОВИКОВА

Көзге моң

Гаҗәеп матур җәйнең кочагында,

Шундый рәхәт булды.

Елга суы, бәллүр чишмә, хозур болын

Тәнгә сихәт бирде.

 

Киң кырларда, иркен бакчаларда

Мул уңышлар үсте,

Ходай безгә, тырыш хезмәт өчен,

Барысын бирде.

 

Төркем-төркем киек кошлар очадыр,

Җыенып еракка.

Канат кагышлары саубуллашу гүя:

“Аерылмыйк озакка”.

 

Җил дә шаярып исә

Көзнең беренче көне дип,

Җил дә шаярып исә.

Тимерчыбыкларга кунган

Кошкайларны тирбәтә.

 

Аллы-гөлле чәчәкләр дә,

Шаян җилгә баш иде.

Менә шулай матур итеп,

Алтын көз килеп җитте!

 

Гаделләр гөлләр чәчсә

Сугыш уты күптән тынган,

Явыз дошман җиңелгән.

Елга булып аккан каннар,

Кара җиргә әйләнгән.

 

Сугыштан соңгы балалар без,

Антыбызга тугры без.

Туган җирне,туган илне

Хөрмәт итеп яшибез.

 

Әти-әниләр күргәнне

Ходай безгә язмасын.

Сугыш афәт китергәнне

Беркем дә онытмасын.

 

Ходай биргән гомер юлын

Кемнәр ничек үтәрләр?

Гаделләр гөлләр чәчсә,

Явызлар таптап китәрләр.

 

Юлның ахырына җиткәч,

Әрнү, газап кичермик,

Бу дөньяга шөкер кылып,

Яшәүне дәвам итик...

 

* * *

Анна КАРЛИКОВА

Безнең авыл

Безнең авыл зур түгел,

Йөз илле алты йорт кына.

Шул авылда яшидер

Тыныч халык кына.

 

Чуваш, татар, керәшен –

Тату барысы бергә.

Бергә эшләп, күрше торып,

Көн күрәләр гомергә.

 

Уйнап үсә балалары,

Төрле телләрдә сөйләп.

Өйдә – үзенчә, урамда керәшенчә

Сөйләшәләр бик теләп.

 

Безнең авыл менә нинди –

Кечкенә дә, төш кенә.

Шушы авылда яшәгәнгә

Үкенмибез һич кенә.

 

Авылыбызның уртасында –

Ике катлы зур мәктәп.

Мәктәбебез каршысында

Басып тора зур һәйкәл.

 

Ул һәйкәлгә теркәлгән

Төрле милләт кешесе,

Ерак җирдә ятып калган

Олысы һәм кечесе.

Соңгы васыять

Дүрт балалы ана ирен озата

Соңгы оннан икмәк пешереп.

Сугыш афәтләре яман нәрсә –

Һәр гаиләгә кайгы китергән.

 

Әтиләре киткән чакта

Васыятен әйтеп калдырган:

“Балаларны кара, балаларны,

Мин кайтканда исән булсыннар.

 

Әгәр исән кайтсам, улым

Мин кайтканчы зур булыр.

Әгәр ятып калсам яу кырында,

Йортыма хуҗа булыр”.

 

Өмет белән өйдән китсәләр дә,

Поездлары юлда шартлаган.

Үле хәбәрләре килгән көнне

Бөтен өйне кайгы каплаган.

 

Яшь парларга

Бүгенге көннән – пар күгәрчен,

Пар канатлар буласыз,

Тормышыгызга аяк басасыз,

Гаилә юлы сузасыз.

 

Тормыш юлы бик бормалы,

Туры юлны сайлагыз.

Туры юл ул – хезмәт юлы,

Эшләр сайлап тормагыз.

 

Тормыш өчен акыл кирәк

Һәм булырга зирәк.

Акыл, зирәк бергә булса,

Тормыш була җиңелрәк.

 

Уллар, кызлар үстерегез,

Сау-сәламәт булсыннар,

Акыллы, матур булсыннар,

Сезне дә онытмасыннар.

 

* * *

Елизавета ЦЫГАНОВА

Әнием яраннары

Тәрәзә төбем саен яран гөл- –

Әнкәемнән калаган истәлек.

Шул гөлләргә карап хәйран калам,

Хатирәләр елга җитәрлек.

 

Яраннарның үсә бик күп төрлесе –

Аксыл, кызыл, шәмәхә төслесе.

Ап-ак аткан тагын бересе –

Нәкъ әниемнең күңеле төслесе.

 

Күңелемә әгәр ачы сагыш тулса,

Шул яраннарга карап юанам.

Яраннарым шау чәчәктә булса,

Җаннарыма дәва, сихәт алам.

 

Тәрәзә төбемдәге яраннарны

Бик яратып, сулар сибеп үстерәм.

Шул яраннарга ихлас карап,

Әниемне көн дә искә төшерәм.

 

Олыгайдык инде...

Олыгайдык инде, яшь чак түгел,

Бөтен нәрсә төптән уйлата.

Күңелләр дә дәртле җырлар түгел,

Моңлы җырлар гына җырлата.

 

Олыгайдык инде, яшь чак түгел,

Адымнар да сүлпән атлата.

Аякларда үкчәле түфли түгел,

Кытай теккән яссы чабата.

 

Олыгайдык инде, яшь чак түгел,

Көзгегә дә сирәк карата.

Җилдәй үткән яшьлек түгел,

Картлык үзе безне ярата.

 

Олыгайдык инде, яшь чак түгел,

Хәтеребез хатирәләр яңарта.

Ыргып чапкан вакыт аргамагы түгел,

Үткән еллар чәчебезне агарта.

 

Олыгайдык инде, яшь чак түгел,

Йөзләребез моны яхшы кисәтә.

Маңгайдагы сырлы буразналар

Гомер көзе җиткәнлеген искәртә.

 

Олыгайдык инде, яшь чак түгел,

Гомерләр бит тормый тукталып.

Без килгәнбез җиргә мәңгелеккә түгел,

Яшәмик, дуслар, һич тә уфтанып.

 

“Багалмам” ансамбленә

Шаулы заллар тынып кала,

Сез җырларга чыкканда.

Һәр җырыгыз алкышлана,

Дәртләнеп җырлаганда.

 

Бәйрәмнәрдә, кичәләрдә

Көтеп алалар сезне.

Сәхнә йолдызы булдыгыз,

Сөендерәсез безне.

 

Керәшенне танытасыз

Илебез түрләрендә.

Тыңлаганда җырыгызны

Күңелләр күтәрелә.

 

Һәр йөрәкне биләп алган

Сезнең матур җырыгыз.

Йөрәлкәрнең иң түрендә

Чәчәк кенә атыгыз.

 

Күңелләрне җилкендерә

Тылсымлы көйләрегез.

Җырлап-биеп кенә үтсен

Алдагы көннәрегез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев