Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Чәйне күпме сакларга?

Безнең якларда көненә бер тапкыр булса да чәй эчмәгән кеше бик сирәктер. Чәй эчәргә күнеккән без.

Ә чәй сатып алганда аның яраклылык срогына игътибар итүчеләр күп микән соң? Баксаң, озак сакланган чәйдә үзгәрешләр башлана икән. Һәрхәлдә, авыл хуҗалыгы буенча белгеч, агроном Владимир Викулов шулай ди.

“Һәр продуктның яраклылык вакыты бар. Бер продуктлар еллар буенча сакланса, икенчеләре берничә көн эчендә бозыла, – ди ул. – Ә чәйнең яраклылык срогы аның төренә карый. Күпләр кулланган таралып торучы үләнле чәйне саклау срогы – күп дигәндә бер ел. Төргәге ачылган булса, саклау вакыты тагын да кыскара”.

Чәй – бик нәзәкатьле продукт. Аңа исләр, дымлылык, янында булган төрле әйберләр тәэсир итә, дип раслый Викулов.

“Өйдә чәйне керамик, пыяла, бер дә булмаса металл савытта яхшы ябылган килеш сакларга кирәк. Катырга төргәктә озак тотарга киңәш ителми. Вакуумлы савыт булса, ул саклау срогын озайта”, – ди белгеч.

Яраклылык срогы чыккан чәйдә окисләшү процессы башлана. Викулов аңлатуынча: “Чәйнең сыйфаты төшә. Витаминнар таркала, хуш исе юкка чыга. Ягъни бер ел сакланган соң ул чәйле эчемлеккә әйләнә, аның файдасы калмый, диярлек”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев