Җәй көннәрендә, чебеннәр бигрәк тә авыл өйләрендә, бакчаларда күп була, фатирга ияләшергә дә рөхсәт сорап тормый. Алардан котылыр өчен:
Беренче чиратта, өстәлдә беркайчан да азык-төлек калдыклары калдырмаска кирәк. Ризык өстен һәрвакыт каплап куегез. Чүп-чарны махсус капчыкларга салып, шундук чыгару мөһим.
Бүлмәләрне даими җилләтү дә чебеннәр керүдән саклый. Чебеннәр үтәли җил йөргән урыннарны яратмый.
Бу бөҗәкләр аш серкәсе һәм скипидар исен дә өнәп бетерми. Шуңа да тәрәзә рамнарын шуның берсе белән сөртеп чыгу һәм идән юган суга салу яхшы.
Без гадәтләнгән ябышкак тасмалар да чебеннәр белән көрәштә яхшы чара булып кала. Аны өй шартларында да әзерләргә мөмкин. Моның өчен 90 грамм канифоль эретеп, аңа 30 миллилитр көнбагыш, мамык, җитен яисә кастор мае, 1 чәй калагы бал яисә ширбәт өстәргә кирәк. Катнашманы кәгазь тасмаларга сөртеп, чебен күп җыелган урыннарга элеп куярга була.
Гөлбадран исен дә чебеннәр яратмый. Шуңа да гөлбадранның киптерелгән чәчәкләрен уып, агач җилеме белән кәгазь тасмаларга ябыштырырга мөмкин. Тасмаларны бүлмәләргә эләргә кирәк.
Фото: https://pixabay.com/
Нет комментариев