Туганайлар

Бәйрәм үтте, ә чыршы калды..

Яңа елдан соң коела башлаган чыршыларын кая куярга?

Бүгеннән Казанда Яңа ел чыршыларын тапшыру өчен урыннар ачылды. 31 январьга кадәр бирегә чыршы, пихта, нарат кебек ылыслы агачларны алып килеп калдырып була.

Аларны фермер хуҗалыкларына тапшырачаклар. Агачларны хайваннар, кошлар өчен өчен аслык итеп кулланачаклар.

Моның турыда Казан мэриясе хәбәр итте. Бу пункт тәүлек әйләнәсендә Гадел Кутуй урамындагы 160 йорт янында эшли. Биредә «Идел буе Экология компаниясе» урнашкан.

Агачларны Җиңү проспектындагы 141 йорт каршында, ягъни «Мега» сәүдә үзәге каршындагы бульвар янындагы контейнерга салып калдырып була.

Чыршыдан уенчыкларын алып куярга онытмагыз.

Чыганак: Интертат

Фото: https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: