Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Бәрәңге сабагын кайчан чабарга?

Бәрәңгенең сабагын чабу - бик яхшы агротехник ысул. Августның соңгы ункөнлегендә бәрәңгенең җир өстендәге өлешен кисеп алырга, сабакның 10 см чамасы өлешен генә калдырырга кирәк

Бәрәңгене алыр алдыннан 10-14 көн кала сабакларны чабып ташлау хәерле.  Бәрәңге сабагын чапкач, барлык туклыклы матдәләр бәрәңгенең бүлбеләренә күчә. Аның кабыгы тизрәк өлгерә, бәрәңге кыш көне яхшырак саклана.

Сабакта җыелган зарарлы матдәләр һәм авырулар бүлбеләргә күчми, мондый бәрәңге яхшырак саклана.

Бәрәңгенең сабагын чапмыйча да алырга була. Әгәр бакча зур булмаса, бәрәңге сабагын чабып тормыйлар.

Бәрәңгене сәнәк белән алу хәерле. Бу очракта бүлбеләр киселми.

Гадәттә, бәрәңгене сентябрь урталарында алалар. Бәрәңгене коры һәм аяз һавада җыеп кую хәерле.

Башта берничә төпне казып карагыз. Бәрәңге кабыгы тыгыз булса, бүлбеләр зур булса - алырга вакыт дигән сүз.

Казыгач, бәрәңге бераз һавада ятып торсын. Аннары капчыкларга тутырып, бер-ике атнага караңгы урынга куеп торыгыз. Шушы арада бәрәңге кабыгы тыгызланып бетә, авырулар булса - алар беленә. Шуннан соң бәрәңгене аерып чүпләп, 2-5 градус җылы булган урынга сакларга куегыз.

Белгечләр киңәше "Челнинские известия" сайтында чыкты дип хәбәр итә "Интертат".

Фото: "Семейная ферма"
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев