Туганайлар

Татарстан

Полезная информация

Бакалыда думбырачылар сәнгате әле бар

ХХ йөз башында революцион процесслар башланып милли буыннар арасында булырга тиешле бәйлелек җепләре өзелә, дәвамчылык механизмы сындырылгач, сәнгатебез, традицион йолаларыбыз тиз югала башлый.

Мондый вазгыяттә керәшен авылларында кулдан эшләнгән думбыралар ясау гамәле дә тукталып кала. Әмма соңгы елларда үткәрелгән фольклор экспедицияләре барышында безгә берничә тапкыр борынгы думбыра ясау омтылышларын очратырга туры килде. Мәсәлән, 1977 елны Башкортстанның Бакалы районы Яңа Балыклы авылында Мәдәният йорты каршында оештырылган фольклор коллективы вәкиле пенсионер Топорков Сивалат дәдәй (1912 елда туган) бала чагында күреп белгән думбыра коралын ясарга карар кыла. Бу халык һөнәрчесе, оста кубызчы (скрипкәче) буларак, авылларында гөслә, думбыра уйнау традицияләрен хәтерендә нык саклаган.

Думбыра ясаганда, ул фабрикада эшләнгән яссы мандолина корпусын куллана, чөнки, авыл өлкәннәре әйтүенчә, аның кысасы борынгы думбыра үрнәкләренә якын булган. Сивалат дәдәй аңа озын сап беркетә. Думбыра сабына сарык эчәгесеннән пәрдәләр бәйли белү традицияләре саклманманга, Сивалат агайның думбырасы уйнауга яраксыз булып чыга. Ул тагы бер көрәксыман, яссы корпуслы думбыра ясаган (иңе 15 см, буе 35-40 см), сабын фабрика мандолинасыннан алып куйган һәм думбыраның гомуми буе 75 см булган. Грифта әзер пәрдәләр булуга карамастан, бу думбырада уйнарга ярамый. Тәҗрибәләр шушының белән тәмамлана. Бүгенге көндә авылның фольклор коллективы әлеге думбыраларны бутафор кораллар рәвешендә куллана.

Шулай итеп Бакалы районы керәшеннәре тарафыннан иске думбыра сәнгатен, югалган фольклор традицияләрен тергезүгә юнәлдерелгән фактны күрдек. Бу – керәшеннәр үзләренең рухи ихтыяҗларын үз көчләре белән канәгатьләндерергә тырышуларын күрсәтә.

Иске Әҗми авылында борынгы ике кыллы думбыра кулланылганы турында Губаев Василий Андреевич (Казак Бәчлейе, 1935 елда туган) ишеткәне бар. Ул борынгы, сарык эчәгеннән ике кыл тарттырылган һәм озын саплы думбыраны үзем дә күргәнем бар, ди. Андый думбырада бала чагында дәдәсе, ягъни әтисенең олы агасы Бәчелей Метрейе (1890 – 1967) уйнаганын хәтерли. Безнең үтенеч буенча, Василий агай мондый думбыраның схемасын да сызып күрсәтте. Схема буенча төп күрсәткечләре озын гриф, күкәйсыман түгәрәк корпуслы булуын күрсәтә. Дөрес, бу җитди документ була алмый.

В.Губаев үзе күптәннән балалайкада уйный һәм Ык-Сөн елгалары тирәсенә яшәүче керәшеннәрнең уйнау алымнарын, кыл төзгеләрен яхшы белә. Шуларга кыскача тукталыйк:

1. Иң төп төзге (көйләнмә) «балалайкача» («думбырача») дип атала һәм кварта аралыгына көйләнә. Аңарда популяр рус көйләреннән «Во саду ли…», «Краковяк», «Коробочка» кебекләре һәм пентатоника нигезендәге татар, керәшен такмаклары башкарыла.

2. Киләсе төзге «гитарча»ның ике төре бар: минорлы һәм мажорлы. Аңарда күбесенчә татар телендә рус частушка (такмак) көйләрен башкаралар.

3. Шулай ук «мандолинча», яки «татарча», дип аталган, квинтага нигезләнгән төзге дә киң таралган. Аңарда пентатоникада гади балалайка һәм думбырадагыча чиртем алымын кулланып, популяр татар такмакларын һәм бию көйләрен башкаралар.

Бу авылда талантлы музыкантлар арасында Егоров Павел Дмитриевич (1880 – 1950, Агач Паукасы) та бар. Ул үзе ясаган скрипка, гөслә һәм думбырада уйнаган, яшьләрне дә өйрәткән. Күбесе әле дә аның думбырадагы теге «бирнә»сенә бас, бу «бирнә»сенә бас, дип әйтеп өйрәтүләрен хәтерли. Әлбәттә, безне «бирнә» дигән һәм думбыра сабына аркылыга бәйләнгән музыкаль пәрдә төшенчәсен белдергән сирәк диалекталь атама кызыксындырды. Бакалы төбәге керәшеннәрендә бу атама нугайлар һәм казак-кыргызлар белән мәдәни аралашу нәтиҗәсендә барлыкка килүе мөмкин. Мәсәлән, ул казак телендә «перне» шәкелендә кулланыла. Мондагы керәшеннәрдә ул җирле фонетика тәэсирендә бераз үзгәргән, күрәсең. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп була, бу атама Зәй районы керәшеннәрендә (мәсәлән, Сәвәләй авылында) үзгәрешсез «пәрдә» диелә һәм тәрәз япмасыннан тыш, думбыра сабындагы музыкаль бүленте төшенчәсен дә аңлата.

Балалайка уйнау калынтылары (думбыра дип аталган килеш) Башкортстан Республикасының Бакалы районында урнашкан барлык керәшен авылларында бүгенге көнгәчә сакланып килә. Без алдарак телгә алган думбырачылардан тыш: Умер авылыннан Тәбәнәк Питер Мәтви улы (1930 елда туган), Боҗыр авылыннан Алчин Иван Алексей улы (1935 елда туган), Иске Матыдан Япейкина Клавдия Питер кызы (1933 елда туган г.р.) кебек башкаручылар белән очраштык һәм аларның уйнауларын магнитофонга да язып алдык.

Чыганак

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев