Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Антисептик куркыныч?

Кулларны чистарту өчен антисептик сайлаганда этикеткасын игътибар белән өйрәнергә кирәк

Чөнки аның составында зарарлы матдәләр булырга мөмкин, дип белдерде табиб-дерматолог һәм косметолог Анна Сергукова. Бу хакта «Кичке Мәскәү»гә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Әйтик, кайбер гельләргә триклозан кушалар, ул бактерияләрне үтерә, тик антибиотикларга нык чыдам булган патологик микроорганизмнарга ия. Моннан тыш, бу кушылманы куллану стафилококк үсешенә һәм микроорганизмнарга тотрыклылыкны формалаштыруга китерергә мөмкин. Табиб бу очракта антисептикның файдасыз булуын әйтте.

Сергукова бактерияләрнең үрчүенә юл куймый торган парабеннарның нейроагулы булуын һәм тән тиресенең ялкынсынуына китерергә мөмкин булуын да әйтте.

Табиб антисептикларга еш кушыла торган фтал кислотасы булган синтетик ароматизаторларның гормональ өзеклек китереп чыгарырга сәләтле булуын әйтте. Дерматолог төсе һәм исе булмаган гельләрне сайларга киңәш итте.

Анна Сергукова бактерияләргә каршы чараларның файдасы спиртның концентрациясенә һәм кеше кулының ни дәрәҗәдә пычрак булуына бәйле, ди.

«Антисептик сабын белән бергә кулланганда файдалы. Бигрәк тә кул тиресе майлы булса, бер гель генә булышмый», — дип аңлатты ул.

Сергукова өй шартларында яхшы антисептик ясауның авыр булуын ассызыклады: анда этанолны еш кына аракы белән алмаштыралар, тик ул кирәкле антибактериаль эффект бирми. 

Чыганак: Интертат

Фото:https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев