Туганайлар

Адашып йөргән сөю

Уф, йөрәгем, дип өзгәләнгән чаклары аз булмады Нәсимәнең. Ходай аңа хатын-кыз матурлыгын мулдан биргән, тик бәхетләр генә бирмәгән шул. Әллә инде әнисе Мәрхәбә түти яшьлегендә артык белдексез булганмы?

Баласы туып, ак биләүгә биләгәндә “бәхетле булсын балам” димәгәнме? Бу дөньяларда әлегә кадәр утыз биш яшькә җитеп бәхетле булмады инде Нәсимә, адашкан каз бәбкәсе кебек каңгырып йөрде. Әмма балачаклары бәхетле үтте, үзен белә башлаганнан башлап, яшьлек елларына кадәр әтиле-әниле, алтын канатлы бала булды анысы. Тәүбә-тәүбә, үткән балалык елларына сүз тидерсә, Аллаһ сугар Нәсимәне! Юк-юк, балачагында бәхетсез булмады Нәсимә, киресенчә, әти-әнисенең иркә кочагында гына үсте ул! Әмма яшьлек елларына җитү белән бәхетенә күз тидеме әллә? Күрше апасының гына күзе тиде, ахры. Хәтерендә әле, сигезенчедә укып йөргән елларында: “Мәрхәбәкәем, бигрәкләр чибәр дә соң шушы кече кызың!” дип, берчак капка алдында нәкъ өстенә әйткән иде. Булыр! Аны бит бигрәк каты күзле, ”кыеп караса, гөлне корыта” дип сөйли иде авылдашлары...

“Хатын-кызның бәхете ир­дән”, диләр. Ә Нәсимә тәүге мәхәббә­тен­дә ялгышты. Тиң булмаганга күзе төште шул Нәсимәнең. Кыз мәктәп елларыннан ук сул як күршеләрендә киртә аша гына үскән Рәмис исемле малайны яратты. Күрше малае аннан нәкъ биш яшькә зуррак иде. Шул Рәмиснең сеңлесе Флисә белән бер сыйныфта укыгангамы, ул Нәсимәгә гел баласытып карады. Нәсимә алтынчыда укыганда Рәмис абыйсы институтка укырга керде. Шушы хәлдән соң ул кыз алдында тагын бер башка үсеп киткәндәй тоелды.
Еллар үтте, инде Рәмис абыйсы да бишенче курста укып йөри, бик еш кайтып тора. Кызга да җылы карашларын бүләк итми киткәне юк, хәтта Яңа елга кайткач, бер кичәдә биергә дә чакырды әле кызны!
Гомерләр ашыгып аккан елгага тиң шул, менә шаулап-гөрләп язлар җитте. Рәмис абыйсы озайлы практикага кайтты. Нәсимәнең, унынчыны бетереп, мәктәп ашханәсендә эшләп йөргән чагы. Кичен авыл яшьләре концерт куя, Нәсимә дә катнашырга тиеш. Дусты Флисәне дә концертка алып барыйм әле, дип, күршеләренә керсә, ул өйдә юк, әти-әнисе белән каядыр кунакка киткән булып чыкты. Өйдә Рәмис абыйсы үзе генә, калган... Ярый алай булгач, Рәмис абый, ялгызым гына китим инде мин, дип, кыз чыгарга борылганда Рәмис ишек төбенә кадәр кызны озатып килде дә: “Нәсимә сеңлем, мин бит сине күптән ошатып йөрим, кил әле кеше-кара күрмәгәндә бер үбеп алыйм, онытылмаслык булсын, әллә бергә булабыз, әллә юк”, – диде... Бу сүзләр болай да җавапсыз сөю утында янган кызны телсез калдырды. Кыз егетнең кочагына чумды... Күптән Рәмис абыйсына күзе төшеп йөргән кыз үз-үзен тота алмады, эреде дә төште...
Берничә көннән Рәмиснең практикасы бетте, ул укуын дәвам итәргә шәһәргә китте дә Нәсимәне онытты. Ә кыз берничә айдан гына белде үзенең хәлләрен.
Рәмис абыйсы яшь кызның йөрәгендә ут кабызса да, “алам” дип, вәгъдә бирмәде бит, аны хыянәтче дип тә әйтеп булмас иде. Тегендә бер профессор кызына өйләнгән, дип әйттеләр. Алданган кыз нишләсен, йөрәк тулы хисләре һәм туачак бәбие белән язмыш кочагында ялгыз калды. Ятса да, торса да Рәмис абыйсын сагынды, бердәнбере бүген ятлар куенында булса да, кыз, нишләптер, Рәмискә карата күралмау хисе тоймады.
“Тазара” башлагач, әнисе кы­­­зын, кеше күзеннән яшереп, каладагы сеңлесенә җибәрде. Нәсимә шунда бәбиен табып, бер яшькә җиткергәч кенә авылга кайтып күренде. Ә авылда күрше-күләнгә “Кызыбыз иреннән аерылып кайтты”, диделәр. Кызның әти-әнисе күршеләренә оныкла­рының уртак онык икәнен сиз­дермәделәр дә, чөнки Рәмис инде “уңышлы” гына өйләнгән, диләр, тагын бер гаилә җиме­релмәсен дип уйлаганнардыр. Нишләмәк кирәк, бер баланы гына җыйнаулашып ничек тә үстерербез әле, диделәр.
Әмма әти-әнисе шулай уйласа да, Нәсимә өчен бу авыр газап иде. Рәмис ятлар кочагында бул­ганга эчтән янды, эчтән көйде кыз, егеткә булган хисләре бик тирән икән шул! Моннан соң бер ир-егеткә дә карамам, бөтен күңел җылымны сөюемнең җиме­ше булган улыма гына бирермен, дип, үзенә сүз бирде. Кыз үзенә Рәмис абыйсы белән ти­гез­ләшер өчен укырга кирәк икәнен йөрәге белән аңлый иде. Уйлады-уйлады да, баланы әнисе карамагында калдырып, укырга китәргә булды. Рәмис абыйсы кебек укытучы булырга! Бәхетсезгә вакытсыз, дигәндәй, конкурстан үтә алмады һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы булырга техникумга гына керә алды. Өч ел үтте дә китте. Укып бетергәч, кызны бер ерак районга билгеләделәр.
Менә тагын сабые яныннан китәргә кирәк. Нишлисең соң, тормыш – көрәш, алма пеш, авызга төш дип кенә ятып булмый. Язмыш сынауларын җиңә-җиңә алга атлау, белем тауларына үрмәләү шул үзе тормыш­ның бер асылы бит инде!
Август аеның чәчәкле-җи­меш­ле матур бер көнендә яшь хатын, юл сумкасына кирәк-яракларын тутырып, билгеләнгән районга тәүге хезмәт юлын башларга юлга кузгалды. Үзәкләре өзелсә дә китәргә тиеш иде ул. Алда – иксез-чиксез юллар. Яшь белгечне анда уңышлармы, уңыш­сызлыклармы көтә, билгесез. Хатын автобус тәрәзәсе янына ук килеп утырды да, юл буенда үзен моңсуланып озатып калган ак күлмәкле каен кызларына карый-карый, чакрым баганаларын саный-саный, озатып калган нәни улын, инде олыгая башлаган әнисен уйлап барды да барды...
Менә иске автобус, авыр уфылдый-уфылдый, Нәсимә тәгаенләнгән төбәккә дә килеп туктады. Яшь хатын, эчтән генә бисмилласын әйтеп, район үзәге туфрагына аяк басты.
Тәгәрмәчле сумкасын тәгә­рәтә-тәгәрәтә, кешеләрдән сорашып бара торгач, хатын район­ның мәгәриф бүлеген дә тапты. Нәсимә юкка курыккан икән, монда аны көтеп кенә торганнар диярсең, барысы да тәртиптә. Бер зур гына урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы булып китте ул.
Коллектив әйбәт, үзен укытучылар да, балалар да бик яратты. Әмма ул монда сүзләрен үлчәп кенә сөйләште, беркемгә дә артык ачылып китмәде. Яши-яши хезмәттәшләре тарафыннан аңа “Сер йомгагы” дигән кушамат тагылды. Йөрәге таш булып кат­кан, күрәсең, ул монда беркемгә дә “серен” чишмәде, хәтта баласы барлыгын да тишмәде. Бәлки, бу авылда озак та эшлә­мәм, тәүге чирканчыкны алсам, эш рәтенә төшенсәм, үзебезнең яккарак кайтып китәрмен әле, дип уйлады хатын. Әмма уйлары белән ялгышты яшь хатын, аның шушы тукталышы гомерлек булмаса да, дистә еллардан ашачак иде әле...
Аны ялгыз гына яшәүче бер әбигә фатирга керттеләр. Тыныч кына эшләп китте кебек. Шулай әби белән бер-берсенә матур гына өйрәнешеп килгәндә әбигә сеңлесенең улы бик еш килеп йөри башлады. Кызның күңелен төрлечә күрергә, матур сүзләр әйтергә тырышты егет. Алдырыр көн яздырыр, дигәннәре дөрес­тер, ахры. “Күктәге торна” тоттыр­мады инде, “кулдагы чыпчыкны” булса да ычкындырмас­ка кирәк, дип уйлады Нә­симә. Минем поезд китте инде, нинди поездга утырсам да барыбер, дип, кыз икенче тапкыр хата җибәрде. Йөри торгач, шушы тасма телле егеткә тормышка чыгарга ризалык бирде. Әйе, бер ялгышсаң, гел ялгышасың ди­ләр...
Өч ел үтте. Таһир бик тиз суын­ды Нәсимәдән, чөнки хатын бу гаиләгә җылы өрмәде, җылы­лыгы белән төрмәде. Тормыш үз җае белән ага торды. Нишләп­тер, гаиләләрен бәйләп торырлык балалары да булмады. Балалары булса, бер-берсенә өйрә­неп тә китәрләр иде. Менә шулай, чуртан белән аккош кебек яши торгач, аларның гаилә кояшлары язларында ук баю тарафына юнәлде. Яши-яши Та­һир­ның бер хатын белән чуала башлавын ишеттерделәр. Инде иренә өйрәнә башлаганда гына шундый хәбәр! Күп тә үтмәде, “теге хатын кыз бала тапкан, имеш” диделәр...
Бер ел үтте, Таһир ни Нәсимә­не ташлап чыгып китмәде, ни теге хатын белән арасын өзмәде. Нәсимә иренә ялынып та карады: “Мин – укытучы кеше, минем абруемны төшерәсең. Шушы хәл­дән соң мин ничек итеп кеше балаларына белем, тәрбия бирим?” – диде. Ире аңа усал итеп карады да: “Мин бала тапмаган түлсез хатын белән болай да дүрт ел буе яшәдем, рәхмәт әйт, ташлар­мын да чыгып китәрмен!” – диде. “И, Ходаем! Ир кешенең күңел күзе шулкадәр сукыр булыр икән? Ничәмә тапкыр туган ягыма иремнән башка кайтам да киләм, кайтам да киләм, хатын-кыз булса, күптән нәрсәдер тоемлар иде”, – дип уйлады Нәсимә, әр­неп. Һәм чыдамады: “Минме түлсез хатын? Аерылышканда булса да шуны бел, җаныкаем, ачык авызкаем: минем авылда улым бар, аңа тиздән җиде яшь тула инде!” – дип, Таһирны телсез-өнсез итте. Әйе, хатын-кыз сер йомгагы инде, бер уй­ласаң. Бу сүз Таһир өчен көтел­мәгән яшен булды. Димәк, Та­һир­ның хатыны түлсез түгел, Та­һир үзе түлсез булып чыга түгелме?! Ә теге хатын баласын аңа тага гына булып чыга лабаса? “Кичер, җаным, китмә, мин сине генә яратам бит” – дип, Та­һир тезләнеп ялынса да, эш узган, әйтеләсе сүзләр әйтелгән, үткәннәргә нокта куелган иде инде...
Тавыш-гауга тынгач, үзенә эшеннән аерым фатир алгач, Нәсимә авылдан әнисе белән улын алып килде. Авылдагыларны да, укытучыларны да шаккатырып, “бала тапмый торган түлсез” Нәсимәнең улы Марсель быел шушы Юкәле авылында беренче сыйныфка укырга төште! Ә үзе читтән торып югары уку йортына укырга керде.
Менә биш ел гомер күз ачып йомганчы үтеп тә китте. Улы бишенчене бетергәндә Нәсимә дә институтны тәмамлады. Чәмле хатын Нәсимә, мин кемнән ким дип, үткән елларына борылып карый-карый, тормыш сабакларын җыя-җыя, гомер баскычларыннан күтәрелә бара. Аңа бу вакытта нәкъ утыз яшь тулды!
Әнисе янында булганда җи­ңел, тик әнисе китү белән элекке ире килеп җәфалый, ни теге хатыны белән яши алмый, ни Нә­симәгә тынгылык бирми. Аптырагач, Нәсимә, үзенең туган ягына җибәрүләрен сорап, мәгариф бүлегенә барды. Соравын канәгатьләндерү йөзеннән аны бер авыл мәктәбенә директор итеп җибәрделәр.
Менә тагын күченү. Тагын кайдадыр, кемнәр беләндер танышырга, җайлашырга кирәк! Әмма хатын үзенең туган ягындагы шу­шы мәктәпкә ашкынып, дәртлә­неп килде, алай гына да түгел, аны монда ниндидер күзгә күрен­мәс серле бер көч чакырып кайтарды кебек. Район үзәгенә дә якын, димәк, әнисе һәм туганнары янына кайтып йөрергә дә җиңел булачак, улыма да туганнарым янында әйбәт булачак, дип уйлады хатын. Инде Марсе­ленә дә уналты яшь тулып китте. Нәсимәнең бердәнбере бит ул! Артык иркәләп тә җибәрде шикелле улын, урамнан кайтып керми. Кулдан ычкынып куймасын, дип, куркып та куя ул. Ир кулы кирәк шул ир баланы үстергәндә.
Коллективны әйбәт диделәр, үзе дә кеше белән уртак тел таба белә Нәсимә. Киләчәккә ышаныч­лы карады, аның тормышының яшел май айлары үтсә дә, чәчәк­ле җәйләренә аяк басып кына килә әле ул. Әйе шул, ул әле утыз биштә генә бит. Әле аның чәмләнеп эшләр чагы, алай гына да түгел, тормышка чыгып, бәби­ләр тудырыр вакыты гына әле аның!
Инде үз районына кайтып эшли башлавына да бер ел үтеп киткән икән. Бүген Нәсимәнең үз фатиры да, югары белеме, абруйлы эше дә бар! Чәмле булды Нәсимә, авыр булса да хыялына иреште бит. Әйе, үткәненә борылып караса, шәхси тормышы китек булып күренә. Беренче мәхәббәтем дип, Рәмис абыйсына ымсынып, шушы тылсымлы исемне эчтән кабатлап үтеп бара түгелме аның яшьлеге?
Әллә нинди, берәүне генә ярата торган кеше булды инде Нәсимә. Яшьлек елларында баш калкыткан хисләренә һаман баш була алмый. Язлар җитте исә күңелендә һаман шул бер исем. Нинди мәңге сүнмәс һәм сүрел­мәс хис булды соң ул? Гомерем­нең ахырына кадәр бу хис мине озатып барыр микәнни, дип, үткәннәрен һәм бүгенгесен биз­мәнгә еш сала Нәсимә. Менә әле бүген дә, юлчы иптәш кебек, чабуына баса-баса, шушы уйлары аның белән бергә атлый. Шушы уйлар белән мәгариф бүле­генә килеп җиткәнен сизмә­де дә Нәсимә. Алай гына да түгел әле, юкка гына “дөнья тар” дип әйтмиләр шул. Нәкъ тә әкияттәге кебек, ул бүген бер могҗизага очрады. Менә очрашу дисәң дә очрашу инде бу! Мәгариф бүле­генең ишегеннән кереп барганда Рәмис абыйсы белән чак маң­гайга-маңгай бәре­лешмәделәр! Инде Рәмис абыйсын күрмәгәнгә дә нәкъ унсигез ел булып киткән икән. Үзгәргән, калынайган, хәтта чигәләрендә ак чәчләр дә күре­нештерә башлаган...
– Нәсимә, саумы? Бу синме? Мин сине шушы еллар эчендә сагынып, матур күрешүләр көтеп яшәдем, – диде Рәмис абыйсы, пышылдап.
Хатынның хәл-әхвәлен сорашты ир, хатын да аның гаилә хәлен сорашмый түзә алмады. Ул аңа чит түгел лә, бердәнбер улының әтисе лә ул! Рәмиснең дә гаилә хәлләре мактанырлык түгел икән. Күптән инде хатыны белән аерылышкан.
– Яшерен-батырын түгел инде, Нәсимә, үземнең тормыш корабым комга утырган саен мин сине искә төшердем, сине сагындым. Синең белән булсак, икенче төрле, үзебезчә матур итеп яшәр идек, дип күп уйладым, күп үкендем мин, – дип сөйләде дә сөйләде ир. – Әйе, мин сине оныта алмадым, шул еллар эчендә хатын белән ике арада син тордың бит, Нәсимә. Гафу ит, син ул вакытта мәктәп баласы гына идең. Ә хәзер бөтенләй матурлангансың, кызарып-тулышып пешкән алмага охшап калгансың. Ялгышканымны соң­лап аңладым, әмма инде синең башкадан балаң бар иде бит. Әле безгә кушылырга соң түгел, барысы да югалмагандыр? Әгәр күңелеңдә миңа карата хисләрең бөтендәй үк сүнмәгән булса, кабаттан яндырып җи­бәрик без ул учакны, Нәсимә! Чын, әгәр, язмышларыбызны бергә кушсак, улыңны да үз улым кебек карармын, укытырмын, үзеңне үч төбемдә генә йөр­термен, мин инде элекке яшь-җилкенчәк Рә­мис түгел, сүземне җилгә сипмәм, җаным, ышан сүземә! – дип, хатынның күзләренә текәлде.
Әйе, аның бүген әйткән сүләре хак иде. Әмма Нәсимә бер сүз дә әйтмәде. Чөнки ул инде хисләрен яшерергә, үз-үзен кулда тотарга, тормыш сабакларын кирәгеннән артык җыйган, өреп кабарга өйрәнгән хатын-кыз­ларның берсе иде. Әйе, Нәсимә­нең эче тулы ялкын булса да, шушы каршында торган кеше аның гомерлек мәхәббәте булса да, алай гынамы, бер­дәнбер улының әтисе булса да, әле бер күрүдә кәртләрен ачып салырга ашыкмады. Чөнки белә, яшьлек­тәге поезд күптән киткән инде. Ә монысы бик тиз китмәячәк.
– Рәмис абый, миңа уйларга кирәк, җавапны соңрак бирермен, яме? – диде хатын, матур күзлә­ре белән елмаеп.
Рәмискә шушы елмаю үзе үк әллә ниләр вәгъдә иткән кебек иде шушы минутларда!
Тагын очрашулар көтеп, Рәмис белән Нәсимә аерылыштылар.Тик бу аерылышу үткән аерылышулар кебек түгел иде инде...
Шушы карашлар Нәсимәне авылына әйдәде дә торды. Күпмедер вакыт үткәч, яшьлеге белән очрашуга кайткан кебек, ашкынып кайтты хатын авылына. Авылдашлары бүген концерт куячак икән, дигәч, клубка китте кичен. Иртәрәк барган икән, әле вакыт бар, дип, клуб мөдире булып эшләүче сабакташы Мөнзи­ләне күреп чыгыйм әле, дип, сәхнәгә менде. Мөнзилә дус­ты аны, ай-ваена куймыйча, концертта бер җыр җырларга күн­дерде. Мәктәп елларында бу туган авыл клубында җырлаган чаклар аз булмады инде, нигә бүген дә чыкмаска, дип, ризалашты хатын.
Сабакташы бик үтенеп сорагач, тиз генә пәрдә артында “репетировать” итеп алды да, туган авылы сәхнәсенә чыгып, “Һаман яратам” дигән җырын башкарды. Бу җырда аның бөтен язмышы чагыла иде. Әйе, бу җыр аның үзенә атап язылган кебек иде. Йөрәктән чыккан йөрәкләргә тиз барып иреште, әй авылдашлары кул чапты да инде, үзен чәчәк­ләргә күмделәр. Чәчәк бирүчеләр арасында Рәмис тә бар иде...
“Мине Нәсимә һаман ярата икән”! – дип ачыш ясап кайтты бүген Рәмис. Әйе, Нәсимә тарафыннан әйбәт җавап булды бу.
И тормышның борма-борма юллары! Кешеләрне кайларда гына йөртмисең, кемнәр белән генә таныштырмыйсың, ниләр генә күрсәтмисең? Инде кайчан, моннан унсигез ел элек, шушы икәүнең язмышларын бергә бәйләргә тиеш идең, бәйләмәдең. Күпме еллар үтте, сулар акты. Ә алар һаман бер-берсен ярата икән бит! Чын мәхәббәт сүнми дә, сүрелми дә...
Марсельнең үзенең улы икәнен ишеткәч, Рәмис шатлыгыннан хыяллана язды. Чөнки аның хатыны бала таба алса да, ”фигурам бозыла”, дип, бала табуны сузды да сузды. Ә соңын­нан вакыт узган булып чыкты. Әйе, хатын-кызның чәчәк атар миз­геле бик кыска шул, кыска...
 

Гөлсимә ЗИННӘТУЛЛИНА.
Борай районы.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: