Туганайлар

Светлана Федотова: “Бездә очраклы кешеләр эшли алмый...”

Замана үзгәргән саен, кешеләрнең холыклары, характерлары да үзгәрә. Соңгы вакытта бер-береңә карата игътибар, ихтирам кими, кайгыртучанлык, кешелеклелек сыйфатлары югала бара кебек. Ә бит арабызда авыр хәлдә калып, җир тырмашып көн күрүчеләр дә юк түгел. Ярый әле шундыйларның моң-зарларын ишетеп, ярдәм кулы сузучы профессия кешеләре бар. Алар - социаль хезмәткәрләр. -...

- Светлана Максимовна, семьяга һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече буларак, сезнең эш нәрсәдән тора?
- Безнең төп максат - семьяларга материаль яктан ярдәм күрсәтү генә түгел, ә балаларны тәрбияләү, ата-аналарны педагогик һәм психологик яктан агарту, үсмерләрнең үз-үзләрен тотышларын коррекцияләү, ата-аналар һәм балаларда позитив фикерләүне формалаштыру. Мин үзем материаль ярдәм сорап язылган гаризалар буенча, халыкны кабул итәм. Аларның матди хәлен анализлап, акт төзим. Нинди төр документлар кирклеген аңлатам һәм шушы документлар әзер булгач, аларны шәһәр администрациясенә илтеп тапшырам. Безнең бүлектә генә дә алтмышлап хезмәткәр. Күбесе үзләренә беркетелгән районнар буенча өйләргә йөриләр, семьяларда булып, информация җыялар, аларның социаль хәле белән танышалар, проблемаларын ачыклыйлар, анализлыйлар. Ярдәм итү юлларын эзлиләр. Нинди дә булса хат, гариза яисә жалоба булса, шунда ук адрес буенча барып, "кайнар эздән разведка ясала".
- Бу бүлек кайсы районнарны үз эченә ала?
- Шәһәрнең Үзәк, Комсомол һәм Автозавод районнарында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтәбез. Алар арасында аз керемле, күп балалы, тулы булмаган, социаль яктан куркыныч дип саналучы гаиләләр дә бар. Соңгы категориягә эчкечеләр, балаларын ташлап йөрүчеләр, наркоманнар керә. Инвалидлар, балигъ булмаган яшь әниләр белән эшләүче белгечләребез дә бар.
- Сату челтәрләре белән аз керемле семьяларга скидкалар ясау турында килешүләр төзелмиме?
- Андый килешү булмаса да, спонсорлар табу өстендә даими эш алып барыла. Кибет тотучылар арасында ярмалар, киемнәр, памперслар китерүчеләр бар. Без бу турыда семьяларга шалтыратып, хәбәр итәбез. Ярмаларны бүлеп бирәбез. Ә инде киемнәрне кирәкле размеры буенча үзләре сайлап алалар.
- Социаль хезмәткәрнең тулы портретын күз алдына китерик әле, нинди ул?
- Игътибарлы, жаваплы, ягымлы, эчкерсез, ярдәмчел, җитди. Бездә нәкъ менә шушы сыйфатларны үзенә туплаган олы йөрәкле кешеләр эшли. Аларны шәһәрдәшләребез хөрмәт итәләр, урамда очратканда да әллә каян танып, эндәшәләр.
- Сезнең сферага яшьләр киләме? Социаль хезмәткәрләрне кайда әзерлиләр?
- Әйе, яшьләр күп килә. Безнең бүлектә генә яртысыннан күбесе утыз яшькә кадәргеләр. Барысы да диярлек үзебезнең шәһәр вузларын тәмамлаучылар. Араларында юрист белгечлеге алганнары да күп. Алар, нигездә, социаль яктан куркыныч дип саналучы семьялар белән эшлиләр.
- Юрист, дигәннән, берәр гаилә юрист ярдәменә мохтаҗ, ди. Ә мөрәҗәгать итәргә акчалары юк…
- Һәр бүлекнең үз юристы бар. Андыйлар телефоннан шалтыратып, билгеле бер вакытка языла алалар. Юрист аларны кызыксындырган һәр сорауга җавабын бирә, аңлата. Бу мәсьәлә буенча кая барырга, нинди документлар җыярга кирәклеген әйтә.
Тормыш булгач, төрле чаклар була. Семьяда бигрәк тә. Кемнәрдер аерылыша, кемдер якынын югалта, үсмерләр күчеш чорын авыр кичерә. Бала өчен беренче класска укырга керү дә стресс булырга мөмкин. "Балам юктан да нервлана, үзен агрессив тота. Нишлим?" дип, киңәш сорап шалтыратучылар шактый. Андый чакларда үзебезнең психологлар ярдәмгә килә. Алар белгечләр белән бергә семьяларда булып, әти-әниләрдән тест тутырталар, белгечләр алар белән сөйләшкән арада балага рәсем ясаталар. Шул тестлардан, бала ясаган рәсемнәрдән чыгып, семьяның психологик хәлен билгелиләр. Безнең үзебездә "Лекотека" дип аталучы кабинет эшләп килә. Анда тренажерлар, махсус уенчыклар, психологик бушану бүлмәсе бар. Психологик торышы какшаган яки тәрбиягә авыр бирелүче балалар белән биредә күнегүләр уздырыла. Гомумән, бездә балаларга зур игътибар бирелә. Ел барышында аларны шәһәр санаторийларына, җәен ял лагерьларына җибәрүне оештырабыз.
- Болар түләүле түгелме?
- Юк, бу хезмәтләр барысы да бушка.
- Кайбер шәһәрләрдә студент-волонтерлар катнашында "Мин ярдәм итә алам", "Якыныңа шалтырат" кебек акцияләр узуы турында ишетеп торабыз.
- Акцияләр бездә дә булып тора. Әле күптән түгел генә волонтерлар белән берлектә ннвалид балаларны яклауга багышланган мероприятие узды. Физик яктан сау булмаган балалар бөтен дөньяларын онытып бик матур концерт программасы карадылар, рәхәтләнеп уеннарда катнаштылар, призлар алдылар. Бу балаларны без, социаль хезмәткәрләр, үзебез җыеп алып килдек. Гомумән, массакүләм мероприятиеләр уздыру - семья һәм балалар белән эшләүнең традицион методы булып санала. Сәламәтләндерү, ял оештыру, балигъ булмаганнарны җәйге сезонда эшкә урнаштыру - болар барысы да бүлекнең приоритет юнәлешләре. Шушы арада гына күп балалы, авыр хәлле семьялар белән очрашу оештырдык. Анда җир, транспорт, сәламәтлек саклау, мәгариф идарәләреннән белгечләр чакырылган иде. Килүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таба алдылар.
- Тормыш мәшәкатьләре болай да күп. Сез, социаль хезмәткәрләр, башкаларның проблемаларын да кайгыртып яшисез, ардырмыймы?
- Бездә шуңа күрә дә очраклы кешеләр эшли алмый. Мин документлар тутырган арада да кешене сөйләштереп, аны нәрсә борчыганын, тагын нинди проблемасы булуын ачыкларга тырышам. Материаль ярдәм тоткарланса, үзем администрациягә кабат барып, сәбәпләрен ачыклыйм, юллыйм. Төрле аяныч ситуацияләрдә калганнар була. Кызганып, өйгә кайткач та шуларны уйлап йөрим. Күп нәрсәне йөрәккә якын алмыйча, бары эш итеп карарга кирәклеген аңласам да, күңел үзенекен эшли.
- Светлана Максимовна, җавапларыгыз өчен зур рәхмәт. Башкарган хезмәтегез үзегезгә генә түгел, сез язмышын яхшы якка үзгәртүгә өлеш керткән кешеләргә дә сөенеч китерсен!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: