Туганайлар

Рәчи кайда? Кумырыкта!

Безнең буын укыганда, мәктәп дәреслекләрендә туган җирен сагынып, яңа хуҗасыннан качып кайткан ат турында хикәя бар иде. Аякларында көчкә басып торган ат, туган туфрагында үскән бер чеметем үләнне капканнан соң, егылып, шунда җан бирә. Ни кызганыч, шушы хикәяне хәзерге дәреслекләрдән төшереп калдырганнар. Туган авылларын ташлап киткәннән соң, үз нигезләрен бер...

Икесенең дә әби-бабайлары - Мамадыш төбәгеннән. Галинаның Федор бабасы (фамилиясе - Мальцев) - Пакшиннан, әбисе - Кумырыктан, Вәсиләнекеләр - Козгынчыдан. 1911 елда, Столыпин реформасы башлангач, буш җирләрне үзләштерергә дип, Себер якларына кузгалалар. Тирә-як авыллардан семья-семья булып китәләр. Юлда ачлыктан да, чирдән дә кырылалар. Исән калганнары, мең төрле михнәтләр күреп, Красноярск тайгаларына килеп чыгалар. Меңьяшәр агачларны кисеп, шунда йортлар салалар, авыл булып утыралар. Элек торган җирләрендәге кебек, бер авыл белән икенче авыл кешеләре кушылып бетмичә, берничә чакрым калдырып урнашалар. Татар авыллары үз йолаларын, керәшен авыллары үзләренекен үтәп яши. Авыл белән авыл арасында нидер бүлү, тарткалашу, кычкырышу булганы күзәтелми (һәрхәлдә, әбиләре сөйләгәннәрдән шулай хәтерләрендә калган). Кызларны үз авылларына бирәләр, киленне дә үзләренекеннән төшерәләр. Ул чакта дөнья мәшәкатьләре басып алгангадыр, туган якка кайтып әйләнүчеләр булмый. Сирәк кенә булса да, ике арада посылкалар йөри. Үзләрендә чикләвектән күп нәрсә булмаса да, алар туган яктан җибәрелгән урман чикләвегенә, киптерелгән шомыртка, кәшимир яулыкларга нык сөенәләр.

Сугыш башлангач, бездәге кебек, хатыннар ирләрен фронтка озатып, үзләре алар урынына җигеләләр. Үлеп калучылар өчен бергә кайгыралар, исән кайтучылар өчен бергә шатланалар. Бары да - Рәчидәгечә (Туган җирләрен алар шулай дип йөртәләр).

Ә менә алтмышынчы елларда алар тормышына сагыш дигән нәрсә килеп керә. Илдән беренче кузгалып китүчеләрнең картаюы белән бәйле буламы ул? Әллә әби-бабайларының "тегендә калган" тормышларына бәйләп сөйләгән күпсанлы истәлекләре тудырганмы ул хисне - белмәссең... Җыендың да чыгып киттең түгел бит әле. Туган яктан кузгалуларына бер гасырга якын гомер үткән. Рәчидәге авыллары исәнме, алар нәселеннән булган кешеләр калганмы? Бөтенесен бе-лешергә кирәк. Менә шулай "әзерләнә-әзерләнә", ике-өч буын бөтенләйгә китеп барган. Үзләреннән соңгыларга туган якларын күреп кайтуны васыять итеп әйтеп калдырганнар. Галина һәм Вәсиләләр буыны да инде пенсия яшенә җиткән.

Интернет дигән әкәмәт килеп чыкмаса, алар да, бәлки, тәвәккәлләп чыгып китмәсләр иде. Хәер, Мамадыш районы Козгынчы авылында яшәүче, Вәсиләнең өченче буын туганы - Сөнгатулла абыйга рәхмәт. Берничә ел элек ул Красноярск якларына чыгып киткән туганнарын эзләтә башлый. Эзләтү бушка китми - ике арага җеп салына. Үзләренә кунакка чакырып, Сөнгатулла абый, көн саен диярлек, телефоннан шалтыратып тора. Комаровка мәктәбендә бергә укып, Красноярскига бергә чыгып киткән, гел аралашып яшәгән ике дус - монда да бергә тәвәккәллиләр. Гел ерак түгел икән бит аралар, поездга утырасың да, ике тәүлектән - инде Рәчидә, ди ахириләр.

24 ел бергә яшәгән ире: "Син татарка белән тормыйм" - дип, марҗага чыгып киткәч, дөньяның бар кызыгы беткәндәй тоела Галинага. Аңа язмыш нинди бүләк әзерләп куйганын ул чакта әле ул белми. Бер миллион халык яшәгән Красноярск шәһәрендә үз керәшенен очратып, яңа тормыш башлый алуына әле бүген дә ышанып җитми ул. Шунысы кызык: аның бүгенге ире - Михайлов Федор Михайловичның да әби-бабайлары Мамадыш төбәгеннән күчеп килүчеләр була. Менә шуннан соң язмышларның тугач ук маңгайга язылып куелуына ышанмый кара!

Галина үскән Комаровка авылында бөтен керәшен бәйрәмнәрен әлегә тикле үткәреп киләләр икән. Авыл бәйрәмнәре - Тройсын. Бу көнне каен бизәп урам йөртүләр, теләкләрне әйтеп, каенны суга агызу йолалары да сакланган. Әлегә хәтле авыл көйләрен, туй җырларын башкаручылар бар, ди.

Туган туфрак, туган ил төшенчәләре кая да китми - әнә шулай кан белән тапшырылып бара икән. Бер уйласаң, Галиналарга, Вәсиләләргә нәрсә инде ул Мамадыш төбәге. Алар бит моннан меңнәрчә чакрым җирдә туганнар. Моңарчы бу якны күрмичә яшәгәннәр, тагын да яшәрләр иде кебек... Кебек кенә шул, чынлыкта, алай түгел. Аларны сагыш хисе тартып кайтарган. Геннар аша бирелгән сагыш хисе.

Туган җирен эзләп кайтучы ат турындагы хикәя тагын искә төште. Хайван тикле хайван да туган туфрагын эзләп кайтканны, адәм балалары ничек эзләмәсен ди...

(Бу язманы укыгач, Мальцевлар, Хәкимовлар нәселеннән чыккан кеше-ләрнең редакция белән элемтәгә керүләрен сорыйбыз).

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: